

Аерылушу белән тормыш туктап калмый бит инде. Апам төскә-биткә бик сөйкемле, минем. Күптән түгел, бер ир, ризалашсаң бүгеннән үк кияүгә алам дип, кулын сорап килгән. Әмма апа икеләнеп калган, катлы-катлы чыгып кем рәхәттә яшәгән, дип уйга калган. Бер тапкыр авызы пешкәч, кеше салкын чәйне дә өреп каба шул, нишләтәсең. Мин, апа өчен бик борчылам инде. Бәлкем: “Бу ир әйбәт кеше булып чыгар, картайганчы шулай бер үзен булмассың бит инде. Тимерне кызуында сугарга кирәк”, – дим.
Шул ук вакытта апаның да сүзләрендә дә хаклык бар сыман: кешене тулысынча белеп бетереп булмый. Яши-яши монысы да кемлеген күрсәтә башласа нишләрсең? Бер ирдән икенчесенә йөри торган хатын дигән даның чыкса да матур булмас. Район үзәге булсада бер авыл бит инде ул, артык зур түгел, кеше арасына кереп буташам димә, бар да бер-берсен белеп тора, сүз тиз йөри.
Хәзер үзе турында уйлап, киләчәктә балалары гаепләмәсме? Күрешеп алган арада гына ир белән балалар арасында яхшы мөнәсәбәт тә урнашкан кебек үзе, әмма яши башлагач ничек булыр бит: әллә тулысынча кабул итә алалар, әллә юк.
Апаны әнә шул сораулар борчый. Тегеләй уйлап карасаң да хаклык бар, болай уйласаң да дөрес килеп чыга сыман. Хактан да, кайчак әллә ниләр ишетергә туры килә бит. Үги балаларын үз итмәгән ирләр, уртак балаларыннан аерып караган очраклар да бихисап. Тормыш тулы мәххәббәт өчен, беренче ирдән тапкан балалар киртә була аламы? Нишләргә бу очракта, кем белә?
Ландыш Ф., Бүздәк районы.