Сер
5 июнь , 08:43

Бәхет серләрен кем белә?

Аңлагыз, тормыш гел шома гына бармый. Гаҗәеп акыллы, чибәр һәм бәхетле кешеләргә дә уңышсызлык килергә мөмкин.

Бәхет серләрен кем белә?Бәхет серләрен кем белә?
Бәхет серләрен кем белә?
  • Үз алдыгызга нинди дә булса максат куегыз. Ул максатны эчегездән генә гел кабатлап торыгыз. Мәсәлән, «Акча жыям да бер елдан яхшы тун алам» яки «Җәйгә берәр җиргә ял итәргә барам». Сезне нәрсәләр сөендерә? Шуны бер кәгазь битенә язып куегыз. Нәрсә эшләргә дип аптырап калганда, шул кәгазьгә күз салыгыз.
  • Алдыгызга чынга ашардай максатлар гына куегыз. Өч көн эчендә 5 килограммга ябыгырга маташмагыз.
  • Көн саен үзегезгә кечкенә генә булса да шатлык бүләк итегез. Күңелегезгә ошаган хушбуй сатып алыгыз, яраткан көйләр тыңлагыз.
  • Башкаларны да сөендерергә тырышыгыз. Мәсәлән, әгәр сез дус егетегез яки кызыгызга, хатыныгыз яки ирегезгә аның сезнең өчен бик кадерле икәнен әйтсәгез, беренче чиратта үзегез бәхетле булырсыз.
  • Кемгәдер ярыйм дип, артык көчәнмәгез.

   Фото: willbedone.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас