Сер
25 Апреля , 07:05

АЕРЫЛЫШКАННАН СОҢ ЯШӘРГӘ КӨЧ КАЙДАН ТАБАРГА?

Ильвина, җырчы:

АЕРЫЛЫШКАННАН СОҢ ЯШӘРГӘ КӨЧ КАЙДАН ТАБАРГА?АЕРЫЛЫШКАННАН СОҢ ЯШӘРГӘ КӨЧ КАЙДАН ТАБАРГА?
АЕРЫЛЫШКАННАН СОҢ ЯШӘРГӘ КӨЧ КАЙДАН ТАБАРГА?

— Аерылышу — эчеңдәге җир тетрәү кебек. Кайчандыр төзегән бар әйбер, хатирәләр белән тулы булган йортның һәр стенасы бер-бер артлы җимерелә башлый. Кинәт барысы да ятка әверелә. Кайчандыр якын дип санаган кешеләргә карата күзең ачыла. Алар сиңа карап елмайган, ә артыңда гайбәт сөйләгән. Моннан соң ничек яшәргә?
Бетмәс-төкәнмәс уйларымнан башка янымда беркем юк, ихтыярсыздан күз яше ага. Мин караңгыда кулларымны тотып утырдым һәм: “Син булдырачаксың, син тиеш”, — дип кабатладым. Шул чакта мине музыка коткарды. Һәр җыр — җанымның авазы, һәр нота авыртуны басарга сәләтле. Җырларым аша кичерергә өйрәндем. Хәзер ул кешеләрне очратсам, елмаеп тыныч кына узып китә алам.
Хыянәтне кичерү авыр. Әмма кичерәсез икән, сезгә ирек киләчәк. Йөрәгеңне ачык калдыра алсаң, кабат яратырга, ышанырга өйрәнәсең. Гомумән, хатын-кыз барын да булдыра ала, ул егыла, көрәшә, тик сынмый, кабат торып баса. Әйе, аерылышуны авыр кичерә, әмма яшәүдән туктамый, ярата, үз көченә ышана, үзен кисәкләп җыя һәм тагын да көчлерәк була. Хатын-кызның көче дә шунда!

Фото: социаль челтәрләр. 

АЕРЫЛЫШКАННАН СОҢ ЯШӘРГӘ КӨЧ КАЙДАН ТАБАРГА?
АЕРЫЛЫШКАННАН СОҢ ЯШӘРГӘ КӨЧ КАЙДАН ТАБАРГА?
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас