Барлык яңалыклар
Сер
4 апрель , 12:35

Чирек гасырны кичтек. Киләчәктә ни көтә?

Без хәзер тарихның бик кызыклы, катлаулы, буталчык ноктасында басып торабыз.

Чирек гасырны кичтек. Киләчәктә ни көтә?
Чирек гасырны кичтек. Киләчәктә ни көтә?

Соңгы берничә елда зур тизлек белән дөньяны актарып ташлаган ясалма фәһем, җир шарындагы катаклизмнар, сәяси һәм икътисади үзгәрешләр безнең якын киләчәгебезгә тәэсир итми калмаячак. Без Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов белән гасырның калган өлешенә негатив һәм позитив сценарийлы фаразлар кылдык.

МЕДИЦИНА –

Бүген көндә ризык җитештерүнең күпчелек өлкәләрендә һәм халыкның тәртипсез рәвештә антибиотиклар куллануы аркасында бактерияләрдә антибиотикорезистентлык, ягъни бездә бүген булган антибиотикларга чыдамлылык барлыкка килүе билгеле. Бу зур проблема. Бактерияләрнең тиз үзгәреп торучы табигате, шулай ук глобаль җылыну белән бәйле рәвештә (бозларда сакланган яңа төрле бактерияләр), якын киләчәктә (20–30 елдан соң) безнең гади инфекциядән һәм бүгенге көндә яхшы дәвалана торган чирләрдән актив рәвештә кырыла башлавыбыз ихтималы бик зур. Шулай ук хәзерге антипривочникларның артуы сәбәпле, бик тиздән безне яңа-иске авырулар эпидемиясе «куып җитәргә» мөмкин.

МЕДИЦИНА +

75 елдан соң медицина бөтенләй башка форматта эшли ала. Һәр кеше даими рәвештә диагностика узып торачак: кан анализлары, гормоннар, генетик һәм башка чек-аплар гадәти күренешкә әвереләчәк. Компьютер системалары һәм ясалма фәһем ярдәмендә кешедә киләчәктә нинди авырулар булу ихтималы алдан ук әйтеләчәк. Шул ук вакытта бу чирләр барлыкка килмәсен өчен нәрсә эшләргә кирәклеге дә күрсәтеләчәк: нинди яшәү рәвеше алып барырга, ничек тукланырга, нинди витаминнар эчәргә – һәр кеше өчен индивидуаль дәвалау һәм профилактика программасы төзеләчәк. Бәлки мондый диагностика станцияләре кайбер кешеләрнең өйләрендә үк булыр. Алар атна саен үз сәламәтлек программасын яңартып, организм халәтен даими контрольдә тотар. Медицина – дәвалау түгел, ә киләчәкне алдан күреп эш итү системасына әверелер.

СӘНГАТЬ – 

Сәнгать өлкәсендә инде бик күптән бернинди яңалык әйтелгәне юк. Ясалма фәһемнең үсеше, дизайн, рәсем, музыка, кино һәм анимация өлкәсенә үтеп кереп, бик күпләрне эшсез калдырачак. Контент артканнан-арта барачак, шуңа күрә сәнгатьнең кыйммәте кимегәннән-кимиячәк. Шулай ук, икътисади проблемалар аркасында, бөтен дөньяда «чын», тирән мәгънәле сәнгатькә ихтыяҗ кимеячәк. Күпчелек кеше эш эзләп, ризык табу турында уйлаячак, онытылыр өчен җиңелчә контент карап вакыт уздырачак – бу сәнгать индустриясе кризисына китерәчәк.

СӘНГАТЬ +

Ясалма фәһем сәнгатьне юкка чыгармый, киресенчә, аңа яңа катлам һәм яңа мөмкинлекләр ача. Музыка, рәсем, кино кебек юнәлешләр кешенең хистойгылары белән машинаның техник мөмкинлекләрен берләштергән форматта иҗат ителәчәк. Ясалма фәһем ярдәмендә һәр кеше иҗатчыга әверелә алачак: теләгән һәркем үз фильмы, спектакле яки интерактив сәнгать әсәрен булдыра ала. Сәнгать күбрәк шәхси тәҗрибәгә нигезләнәчәк – һәр тамашачы өчен аерым, үзенчә кабул ителә торган версияләр барлыкка киләчәк. Әмма иң мөһиме үзгәрми: Ясалма фәһем форма тудыра алса да, әсәрнең эчтәлеге, рухы һәм мәгънәсе барыбер кешенең күңел дөньясыннан киләчәк. Һәм, әлбәттә, контент артачак. Кешеләр ул контентның сыйфатлыларын сайлап алачак.

МИЛЛӘТ – 

Глобализация һәм ассимиляция аркасында якындагы 15-30 елдан Россиядә һәм башка илләрдә барлык халыкларның өчтән бере юкка чыгачак. Авыллар бетүе, элек күпмедер дәрәҗәдә изоляциядә булган яшәү урыннарының юкка чыгуы аркасында, бик күп милләртләр тиз арада юкка чыгачак, яки юкка чыгуга якын киләчәк. Мондый халыкларның телләре бары тик язма истәлекләрдә генә сакланып калачак, алларны тормышта куллану ихтыяҗы булмаганга күрә, аларны тел белән кызыксынучылар гына беләчәк.

МИЛЛӘТ +

Глобализация шартларында күп милләтләр югалачак дигән курку яши, әмма Ясалма фәһем чорында хәтта кечкенә халыклар өчен дә яңа мөмкинлекләр ачыла. Бүген һәр милләтнең үз телен һәм мәдәниятен цифрлы киңлектә тулысынча саклап калу мөмкинлеге бар: текстлар, видеолар, тавыш язмалары, рәсемнәр аша телне һәм рухи мирасны тулысы белән цифрлы дөньяга күчереп була. Телләрне саклау һәм яшәтү дә җиңеләя: мәсәлән, татар теле өчен автоматик тәрҗемә системалары эшли, зур GPT-сервислар татарча текстлар булдыра ала. Хәтта тел юкка чыгу куркынычы булган иң тискәре сценарийны күздә тотсак та, киләчәктә әлеге милләт вәкилләре арасыннан үз тамырларын яңадан торгызырга теләгән кешеләр төркеме барлыкка килсә, элекке буыннар калдырган цифрлы мирас алар өчен телне, мәдәниятне һәм тарихи хәтерне яңадан кайтаруны күпкә җиңеләйтәчәк.

Нейтраль фикерләр

КОСМОС

Бәлки безнең гасырда без самолётлар урынына ракеталарда оча башларбыз. Быел беренче мәртәбә Америкада космик ракетаны очырып, кире җиргә утыртып булды – бу технологияне сәяхәтләр тизгеле мәсьәләсендә яңа мөмкинлекләр ача. Әгәр дә әлеге яңа технология гамәлгә кертелеп, яңа космик станцияләр ачылса, без киләчәктә илләр арасын күпкә тизрәк уза алачакбыз. Ракеталар, җир атмосферасы тышына чыгып, космостан очып кирәк урынга утыра алачак. Ләкин чит планетага күчү идеясе безнең гасырда чынга ашмаячак ахрысы – галимнәр әлегәчә кеше яши һәм барып җитә алырлык, кешелекнең яңа яшәү җире булырлык урын тапмады.

КӨНДӘЛЕК ТОРМЫШ

Киләсе буын нейрочелтәрләрне көндәлек тормышта активрак кулланачак. Шуның исәбенә кеше төрле әйберләрне тизрәк өйрәнә алачак, әмма үзе уйларга иренү сәбәпле, критик фикерләү һәм фактчекинг проблемалары барлыкка киләчәк.  Бу гасырда бананнар, Венеция һәм Каспий диңгезе юкка чыгарга мөмкин. Бананнар «ТР4» дип атала торган гөмбә авыруы аркасында юкка чыгачак. Кайчандыр иң популяр булган ГроМишель дип аталган сорт (хәзер банан тәме дип салына торган тәмләткечтән шул бананның тәме килә) бер гасыр элек юкка чыккан. Хәзер безнең бананга да юкка чыгу куркынычы яный. 

Глобаль җылыну һәм бозлыклар эрү сәбәпле гасыр азагына таба Венеция тулысы белән су астында калачак дип фаразлый экологлар. Шуңа күрә бүген анда фатирларны Казаннан арзанрак бәягә сатып алып була. Бу гасыр азагына таба Каспий диңгезе (фактик яктан ул диңгез дә түгел) Араль диңгез язмышын кабатларга – корып юкка чыгарга мөмкин. Моның сәбәбе – глобаль җылыну.

Автор / Зөләйха Камалова, Райнур Хәсәнов. Чыганак: «Идел».

Фото: Башкортстан журналистлары фотобанкы, Айрат Нурмөхәммәтов.

Чирек гасырны кичтек. Киләчәктә ни көтә?
Чирек гасырны кичтек. Киләчәктә ни көтә?
Автор: Юлай Низаев
Читайте нас