Ә менә бу хакта беренче татар коучы Илүзә ӘМИНОВА нәрсә уйлый?
Аның фикерен ишетик әле.
– Әйе, тормышта бу күренеш бик еш очрый. Егет белән кыз очрашалар, танышалар, кавышалар һәм... күпмедер вакыттан соң аерылышып та куялар. Характерлар, холыклар туры килмәде, диләр. Чынлыкта Аллаһы Тәгалә бер кешене дә юкка очраштырмый. Бер парның да кавышканда холыклары бер-берсенә пазл кебек кенә кереп утырмый. Бу – Аллаһы Тәгалә тарафыннан шулай яратылган, ә психология фәнендә моны «без бер-беребезне тагын да яхшырак булырга өйрәтү өчен кавышабыз» дибез.
Мәсәлән, мин үзем бик кызу. Ут кебек! Миңа сабырлык, тынычлык, һәм салмаклык җитми. Ә ирем нәкъ шундый – аңарга бу сыйфатларның барысы да хас. Ә без, бу хакта «онытып» җибәреп, үзебезнең ут булуыбыз аркасында, иребезне дөбер-шатыр кыздыра, каударландыра, тизләтә башлыйбыз. Һәм, әлбәттә, талашулар килеп чыга инде…
Югыйсә иптәшеңә ияреп үзеңдә булмаган шушы сыйфатка – салмаклыкка өйрәнергә була. Вакыт барган саен, ул да синең тизлеккә ияләшә һәм берникадәр булса да үзе дә тизләнә башлый. Миңа бик тә психолог Шалва Амонашвилиның фикере ошый. «Алмазны кырып, юнып, аңардан бриллиант ясаган кебек, без дә бер-беребезне чарлыйбыз», – ди ул. Чынлап та шулай.
Менә шуны аңласак, гаиләләр беркайчан таркалмас иде.
Хөрмәт белән, ул миңа шуны өйрәтә, ул миңа шуны бирә дисәк, аерылышыр өчен сәбәпләр күпкә кимер иде.
Минем Ниязым, әйткәнемчә, әкрен, салмак кеше, ә мин бик тиз кеше. Хәтта намазларны бергә укыганда да Нияз аны бик әкрен, озак итеп, тәмләп укый, ә минем гел ашыгасым килә. Тик аның артыннан 2-3 секундка булса да әкренләп уку мине салмаграк итә, сабырлыкка өйрәтә. Һәм намазымны тагын да тәмле, Аллаһым кабул итәрлек дөрес тә итә.
Менә никадәр Аллаһының бәрәкәте минем тормыш иптәшемдә.
Сез дә тормыш иптәшләрегезгә шушы күзлектән карагыз әле. Алар сезгә нинди сыйфатларны булдырырга ярдәм итә, нинди якларыгызны чарлый, матурлый, камилләштерә?
Чыганак: «Сөембикә».
Фото: ru.freepik.com.