Барлык яңалыклар
Сер
13 март , 13:26

Психологка соравым бар

Иң коточкычы шул: минем өчен кадерле булган егет бу нахак сүзгә ышанды.

Психологка соравым бар
Психологка соравым бар

Сорау:

   Миңа 20 яшь һәм мин бик аралашучан кеше. Кызлар арасында да, егетләр арасында да дусларым күп. Ә тагын да мин мавыгучан һәм вакыт-вакыт әле бер егет, әле икенчесе белән очрашам, бу вакытлы очрашуларга әллә ни әһәмият тә бирмим. Җитди итеп әйткәндә, миңа бер генә егет ошый, әмма аның белән безнең дустанә мөнәсәбәтләр генә.

   Ә күптән түгел минем “дусларым”ның берсе, имеш, мин бөтен егетләр белән йоклыйм, хәтта ялындырып та тормыйм дигән имеш-мимеш таратты. Ә мин бит гыйффәтле кыз, әлегә кадәр минем беркем белән дә бернинди интим мөнәсәбәтләрем булмады һәм, гомумән, мин моңа бик җитди карыйм,

   Иң коточкычы шул: минем өчен кадерле булган егет бу нахак сүзгә ышанды.

   Әлбәттә, мин беркем алдында да акланырга һәм беркемгә дә бернәрсә дә исбат итәргә җыенмыйм, әмма кәефем нык кырылды. Нинди дус-иптәшләр була инде бу, ә! Ни өчен алар миңа шундый гаеп тактылар? Хәзер кешеләргә ничек ышанырга?

Җавап:

    Мөгаен, мондый әшәкелекне иптәш кызыгыз яки сездән үз теләгәнен ала алмаган “дус” егетегез көнләшү аркасында эшләгәндер. Кызганычка каршы, мондый хәлләр еш очрый: ир-ат игътибарын җәлеп итә алмаган кызлар, егетләр каршында уңыш казанган кызлар турында, көнләшүләренә чыдый алмыйча, төрле уйдырмалар тарата башлыйлар.

   Ә ир-егетләргә килгәндә, мондый анекдот еш таралган.

   Ике егет сөйләшә икән:

   -Светка синең белән йокладымы?

   -Әйе.

   -Менә, кабахәт! Ә синең белән?

   -Юк.

   -Менә, кабахәт!

   Ләкин бу бер дә көлке түгел, ир-ат психологиясенең үзенчәлекләре шундый.

   Әлбәттә, сез начар хәлгә юлыккансыз, әмма монда уңай момент та бар. Беренчедән, хәзер беләсез: кемнәрдер сездән бик нык көнләшә. Ә икенчедән, үзегез өчен кадерле булган егетнең сездән башка барысына да ышанырга әзер булуын аңлагансыз. Уйлап карагыз әле, ул егет сезнең дуслыкка, мәхәббәткә лаекмы?  

   Алга таба нишләргә, дисезме? Сезгә шундый тирән яра китергән элекке дускызларыгызны (егетләрне дә) сынап, ачыклап, дуслыкка лаек булмаганнары белән мөнәсәбәтләрне әкренләпөзәргә кирәктер. Тикбертөрле дә бәхәскә кермәгез һәмаларга үзегезнең ачуыгызныбелдермәгез. Чөнки болай итү аларгаүзләрен җиңүчеитеп тояргасәбәпбирәчәк. Мондыйусалгайбәтченетиксалкын мөнәсәбәтегез кенәкоралсызландыраала.

   Ә инде сезнең кешеләргә ышанычыгызны югалтуга килгәндә, шуны әйтәсе килә, Илнара, бу әлегә генә шулай тоела. Бер әшәке гамәл бөтен кешеләргә ышаныч югалту өчен сәбәп түгел бит. Җитмәсә, ул сезгә төпле акыл да бирде: шушы очрактан соң башыгыздагы иллюзияләр таралды. Сез хәзер дус кызларыгызга һәм егетләрегезгә карата бик тә талымлы мөнәсәбәттә булачаксыз, чөнки барлык кешеләрнең дә сезне яратмавын, аңламавын һәм сезгә тугры булмавын бик тә яхшы аңладыгыз.

Фото: mensby.com

Автор: Гөлара Арсланова
Читайте нас