Барлык яңалыклар
Сер
14 февраль 2025, 15:55

Кемнәр яши икән сезнең тәндә?

Безнең тән тиресенең бер квадрат сантиметрында гына...

Кемнәр яши икән сезнең тәндә?
Кемнәр яши икән сезнең тәндә?

Медицина алга киткән заманда, безнең күзгә дә күренмәгән, ышануы кыен булган бик күп ачышлар ясалып тора.

   Кеше организмының мөмкинлекләре турында без нәрсәләр генә беләбез икән? Әлбәттә, гаять аз беләбез. Галимнәр исә, үзләре үткәргән тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәр итеп, торган саен безне шаккатырып тора:

   -Мәсәлән, безнең тән тиресенең бер квадрат сантиметрында гына, көчле медицина лупасы белән тикшергәннән соң, алар 3000000га якын (!) вак-вак тереклек ияләре яшәве хакында бәян иткәннәр.

   -Өлкән кешенең тәне сәгать саен... 1 литр суны кайнатып чыгарырлык җылылык бүлеп чыгара икән.

   -Бәлигъ булган яшьтәге кешенең тән тиресендә 5000000нан артык төк бар.

Фото: vektor-tv.ru

 

Автор: Гөлара Арсланова
Читайте нас