Барлык яңалыклар
Сер
14 февраль 2025, 15:42

Ахирәт белән баралармы ни?

Берни эшли алмыйм, чөнки без аның белән гел бергә.

Ахирәт белән баралармы ни?
Ахирәт белән баралармы ни?

Сорау:

   Миңа 17 яшь, егетләр миңа бик еш игътибар итә, очрашуга чакыра. Ләкин кем беләндер берәр атна очрашуга ук, аралар суына да куя. Бәлки, бу минем “свидание”га һәрчак ахирәтем Гүзәлне ияртеп баруым белән бәйледер. Берни эшли алмыйм, чөнки без аның белән гел бергә, 12 яшьтән үк барсын да уртага салып сөйләшергә күнеккәнбез.

   Минем маршрут, гадәттә, өй – мәктәп – өй. Кичләрне  я берүзем, я Гүзәл белән үткәрәбез. Егетләргә килгәндә, очрашырга чакырган егет башта ошый кебек, бераз аралашуга ук биздерә дә куя. Яшем инде егетләр белән йөрерлек чорга җиткән. Кеше үз язмышын үзе үзгәртә ала, барсы да үз кулыңда, диләр. Моны ничек эшләргә, киңәш бирегез. 

                                                                     Радмила.

   Җавап:

   Үзенең тормышын үзгәртергә теләгән кеше башта үзенә нәрсә кирәклеген анык белергә-аңларга тиеш, Радмила. Ә син әлегә моның хакында уйланмыйсың да. Тәгаен максат куймыйча, әллә никадәр көчләр сарыф итсәң да, тормышыңда яхшы үзгәреш көтеп ала алмавың бар.

   Гади генә нәрсәдән башла: егет белән очрашуга барганда дус кызыңны ияртмә. Чөнки бит очрашуга ул кызны түгел, ә синең белән генә аралашасы килеп чакыралар. Шуны аңла: иң якын ахирәтләр дә, эш мәхәббәткә килеп терәлә икән, кавалерлары белән бүлешмиләр. Бу – тормыш кануны! Монда һәркем үзе өчен!

   Бу киңәшем, әлбәттә, очрашуга зур теләк белән, егетне ошатып барган очракта ярдәм итәр. Озын сүзнең кыскасы: әгәр теләмисең икән, гомумән, очрашуга барма. Егетнең изге хисләрендә уйнама.

Фото: ptzgovorit.ru

Автор: Гөлара Арсланова
Читайте нас