Сорау:
Мин элекке егетем белән бер коллективта эшлим. Хәзер ул без нең оешмада эшләүче икенче кыз белән мәхәббәт уйный.
Мин аларның бергә чагын күргәч, гел ачуым чыга, гарьләнәм һәм үпкәм кабара. Үземне берничек тә аларга игътибар итмәскә өйрәтә алмыйм, чөнки эш буенча даими аралашырга туры килә.
Эшем яхшы, алыштырасым килми. Үземне ничек тыныч һәм җиңел хис итәргә икән?
Регина, 30 яшь.
Җавап:
Элекке егетегез белән мөнәсәбәтләрегез инде тәмамланган, Регина. Шулай булгач, һәркайсыгыз үзенең тормышын ирекле кора ала. Элекке мәхәббәтегезгә күңелдән генә бар яхшы үткәргән вакытыгыз өчен рәхмәт әйтегез һәм, бар начар вакытларны искә алып, аны һәм үзегезне гафү итегез. Аннан бар энергияне үзегезнең шәхси бәхетегезне коруга юнәлдерегез.
Гади генә киңәш: эшегез алыштырырга мөмкин. Әгәр моны эшли алмыйсыз икән, булган хәлне ничек бар, шулай кабул итү өчен үзегезгә вакыт бирегез. Ике арада сөю беткәннән соң кешегә үз-үзенә килергә (борчылулар, әрнү, үпкә һ.б.) берникадәр вакыт кирәгә. Сезгә бу авыррак бирелә, чөнки бер коллективта эшләвегезне дәвам итәсез. Ләкин вакыт барсын да дәвалый, миңа ышаныгыз.
Бар игътибар-вакытыгызны тормыштагы мөһим нәрсәләргә – эшегезгә, дуслар һәм туганнар белән аралашуга, яраткан шөгылегезгә юнәлтегез. Әгәр боларның берсе дә ярдәм итә алмый икән, психологка барыгыз һәм сынауларны җиңелрәк үтәрсез.
Фото: careerist.ru