Талаша беләсезме? Ә талашмаска өйрәнәсегез киләме?
Әлбәттә, экраннарда ир белән хатынның ачуланышуларын карап торганда, күпләргә бу хәл көлке булып тоеладыр...
Тормышта исә килеп туган һәр әрләшү сәламәтлеккә зыян китерә. Шунысы да бар, юк кына нәрсәдән башланып киткән сүзгә килешүнең артык зурга китүе дә мөмкин бит әле. Сөйгәне белән араларны бозмый гына, тату итеп яшәргә теләгән кешегә түбәндәге киңәшләргә колак салу кирәгер.
Кайчан туктарга?
Ирегез (хатыныгыз) белән талашканда бер-берегезгә авыр сүзләр әйтешәсез, нәтиҗәдә, бер-берегезне күрә алмый ук башлыйсыз. Кайчак эш хәтта кул күтәрүгә кадәр барып җитәргә мөмкин. Ә бит барсы да көндәлек мәшәкать аркасында гына башланып китә. Бу хәл, әлбәттә, кәефләрне төшерә. Ләкин, психологлар киңәш итүенчә, әгәр әрләшмичә һич тә тора алмыйсыз икән, икегез өчен дә уртак булган бер фикергә килергә тырышыгыз.
Һәм моны бәхәсләшкән вакытта түгел, ә тату чакта ук хәл итеп куегыз. Әрләшкән вакытта авыр сүзләр әйтешмәскә вәгъдә бирегез, аннан да шуны сорагыз. Моны берничә тапкыр кабатлап, ныгытырга кирәк булачак. Тик бу сөйләшү чираттагы низагка китермәсен өчен, сүзләрне уйлап кына әйтегез, барсын да тыныч итеп, ипләп аңлатыгыз.
Ачуланышкан вакытта үзегезгә нәрсә ошамавын әйтегез, шулай ук үз гаебегезне дә таныгыз.
Фото: psy-a.com