Сорау:
Минем бик тә якын дусым бар, аның белән балачактан якын аралашабыз. Моңа кадәр үземне борчыган бар нәрсә белән аның белән бүлешеп яшәдем, аннан берни дә яшермәдем.
Күптән түгел аның янына чираттагы проблемаларымны сөйләргә килгән идем, ахирәтем мине тыңларга теләмәвен белдерде. “Синең бар негативыңны тыңлап арыдым, мин бит чүп савыты түгел”-, диде ул. Мин моңа шаккаттым! Дус шундый буламы?
Зиләрә, 21 яшь.
Җавап:
Сүз дә юк, һәркем өчен якын дусты таянырлык иң булырга тиеш. Кирәк вакытта хәлеңә кергән, киңәшләрен биргән дус – иң кадерлесе. Ләкин әгәр артык зарга күмәсең икән, юк-барга да гел борчып, җан тынычлыгын аласың-борчыйсың икән – бер дус кеше дә моны күтәрә алмас дип уйлыйм, Зиләрә. Дусың белән бергә шатлана белергә, аны да шатландырырга һәм гел тискәре хис-тойгылар кичергәндә генә аны искә төшерергә ярамас. Үзең дә гел аңа терәк булырга кирәк.
Әгәр дә дусыгызның элек тә сезнең проблемаларга исе китмәгән булса инде, монда уйланырга урын бар. Бәлки, аның чын дус булырга хакы юктыр? Шуңа да аның белән ачыктан-ачык аңлашыгыз һәм авыр вакытыгызда аның ярдәменә мохтаҗ булуыгызны белдерегез. Һәм, әлбәттә, үзегезнең дә аңа һәрчак ярдәмгә килергә әзер булуыгыз хакында әйтегез.
Әгәр ахирәт дип санаган кешегез сезнең сүзләргә битараф кала, тыңларга теләми икән, аның белән киләчәктә аралашу киәк түгелдер дип уйлыйм.
Чын дуслык ул ике якның да бер-берсенә хөрмәтенә нигезләнгән булырга тиеш. Беркемне дә безне яратырга, хөрмәт итәргә мәҗбүр итеп булмый, ләкин без кем белән аралашырга, кем белән бергә булырга икәнне сайлый алабыз. Һәм шул чакта тормыш безнең өчен җанлырак һәм шатлыклырак була.
https: pravmir.ru