Бүген күрештек тә, бүген өйләнештек түгел шул һәркайда да. Кемнәргәдер, бер-берсен яратып та, туй көннәрен фәләнчә еллар көтәргә туры килә...
Мексиканың Тихуан шәһәре тирәсендәге бер авылда яшәүче иң чибәр кызларның берсе Химена моннан 70 ел чамасы элек авылдашы Санческа гашыйк булган. 15 яшьләре тулгач, аларны ярәштергәннәр. Ләкин туй ясарга аларның акчалары булмаган. Яшьләр берничә елдан Сан-Диегога эшкә киткән һәм анда әфлисун җыярга эшкә урнашканнар. Уртак торакта яшәгәннәр, ә кичләрен бакчада очрашканнар. Озакламый Химена авырга калган. Бәхетләренә, хуҗабикә яхшы кеше булып чыккан: Хименаны ул, аш-суга осталыгын күреп, ашнакчы итеп алган, ә Санчесның булдыклылыгын күреп алып, оешмага эшкә калдырган.
Туйга дип җыйган акчаларын яшьләр бала тәрбияләү һәм йорт салу өчен тотынган. Аннан тагын балалар табып үстергәннәр, аннан зуррак йорт җиткергәннәр, шулай итеп, туй ясарга берничек тә акча җиткерә алмый картайганнар. Ләкин бу хыялларын һәрчак күңел түрендә саклаганнар.
Ниһаять, бер балаларының игезәкләре туып, аларга Санчес һәм Химена дип исем кушканнан соң, балалары җыйган акчага зурлап туй мәҗлесе үткәрү бәхетенә ирешкәннәр.
Бу тантана нәкъ 70 (!) елдан соң, “яшьләргә” 85 яшь тулгач үткәрелгән. Мәхәббәтләрен саклап, икесе бер булып яшәү хыялларын чын иткәндер инде!
Фото: am.sputniknews.ru