Психологка соравым бар
Укучыларыбыздан килгән хатларга бүген Чакмагыштагы “Гаилә” хезмәте психологы Эльвира Рәис кызы Сәхипова җавап бирә.
Миңа ничек киенергә?
Сорау:
Мин әнинең бердәнбер кызы, 16 яшьтәмен. Мине борчыган проблема, бәлки, сезгә мәзәк тә тоелыр.
Эш шунда, минем барлык дус кызларым да бик тә модалы киенә. Мин дә шундыйларны, иптәшләрем киңәш иткәнне алырга теләсәм, әнием каршы төшә. Аңа ул киемнәр ошамый һәм миңа килешмәвен әйтә. Мин әни белән сүзгә киләм. Еш кына тавыш та чыга, чөнки кызлар бит шундый киемнәрне рәхәтләнеп кия, чөнки алар бик тә кәттә кызлар.
Әни минем өчен иң-иң якын кеше, бер-беребезне яратабыз, ләкин аның сүзенә карап, кызлардан аерылып-калышып торасым килми. Еш кына аңа ачуым килә: нишләп мине тыңламый, дип.
Кемне тыңларга, ничек киенергә?
Элина.
Җавап:
Кызлар да, әниегез дә хаклы, Элина. Дусларыгыз – чынлап та модалы киенергә теләвегезне хуплаулары белән, ә әниегез, иптәшләрегездән аермалы буларак, сез кигән киемнең килешле булу-булмавын турыга әйтүе белән. Чынлап та, еш кына модалы кием киям дип, яшь кызлар гәүдәнең җитешсез якларын ачып салган, үзләрен көлкеле күрсәткән киемнәр кияргә да күп сорап тормыйлар бит. Мәсәлән, еш кына урамда мода дип, корсакларын ачып, андагы май тупланмасын күрсәткән, яки төбе тезгә төшкән, янбаш сөягенә чак-чак эләгеп торган чалбар киеп, гәүдә сылулыгын юкка чыгарган кызларга карап, беркем дә “ах, нинди модалы киенгән бит бу!” дип сокланмыйдыр. Ә күпләр моны аңларга да теләми...
Шуңа да сез, ике якны да тыңлап, шул ук вакытта көзгегә карап(!), анда үзегездәге киемне түгел, ә киемдәге үзегезне күрергә өйрәнегез. Әгәр дә модалы кием сезнең буй-сындагы җитешсезлекләрне яшерә, ә матур якларны ачып сала икән, монда инде әниегез дә, иптәш кызларыгыз дә каршы килә алмас дип уйлыйм. Чөнки кием модалы гына түгел, ә нәкъ менә сезгә килешә торган да булырга тиеш. Әниегез моны бик яхшы аңлый. Сез дә аңларсыз дип ышанам.
Фото: yapokupayu.ru