Шулай дип зарлана еш кына гүзәл затлар.
Бу уңайдан психологлар биргән кайсыбер киңәшләрне сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Аларны тотсагыз, яраткан кешегез белән аңлашып яшәү җиңелрәк булыр, дуслар.
Әгәр дә көнләшсә...
Көнләшә, тәнкыйтьли яки тиргәшә башласа, нишләргә?
Ә сез тизрәк аклана башлыйсызмы? Һич тә алай итмәгез. Барсын да гади генә кабул итегез – аның янына якынрак барып утырыгыз. Сезнең якынлыкны сизеп, ул йомшарачак. Кеше яныңда утырса, кычкыру – ул юләрлек бит!
Теләгеңне үтәсен өчен
Ир кеше сезнең теләкне үтәсен дисәгез, нишләргә? Иң башта ниндидер катлаулы нәрсә турында сорагыз. Моңа аннан күп кенә вакыт һәм осталык яки акча кирәк булсын. Мөгаен, ул риза булмас. Аннан инде, икенче тапкыр, сез үзегезгә кирәкне сорагач, ул ризалашачак. Ни өчен дисезме? Чөнки кат-кат сезгә каршы килү аңа кыен булачак.
Фото: Башинформ.