Шулай дияргә ярата ирләр.
Бу уңайдан психологлар биргән кайсыбер киңәшләрне сезнең игътибарга тәкъдим итәбез. Аларны тотсагыз, яраткан кешегез белән җылы мөнәсәбәттә булырга җиңелрәк булыр, дуслар.
Ир кеше сезгә кычкырса, нишләргә?
Тыныч һәм сүзсез калырга тырышыгыз. Аның тавыш күтәрүенә җавап бирмәвегезне аңлагач, ул да тынып калыр һәм... үзенә үк уңайсыз булып китәр. Икенче вакыт ул сезгә кычкырырга теләмәс, чөнки ирләр уңайсызлык хисен авыр кичерә.
Аңламый калганда...
Әгәр сез ирегезнең нәрсә әйткәнен аңлый алмый калсагыз, кат-кат сорашасызмы? Болай эшләмәгез. Ни өчен дисезме? Чөнки кабатлап сорау аларны “җенләндерә”. Нишләргә соң? Аның күзләренә, мәктәптә сез теманы аңларга тырышканда укытучыга караган кебек, игътибар белән карагыз. Ничек кенә сәер тоелмасын, бу алым бик тә тәэсир итә. Ирегез, сезнең кызыксыну белән каравыгызны күреп, әйткән сүзләренә ачыклык кертә башлаячак.
Аны аңлыйм, дисәң...
Моның өчен беренче чиратта нишләргә? Күзгә-күз элемтә оештырыгыз. Аның күзләренең төсен тагын бер кат ачыклагыз, чын күңелдән елмаегыз.
Кемгә ныграк ошыйсыз?
Берәр компаниядә булганда үзегезнең кемгә ныграк ошаганыгызны белергә телисезме? Бу мөмкин! Уңышлы шаяру яңгыраганнан соң, анда булганнарның күз карашларына игътибар итегез. Инстинктив рәвештә һәркем үзенә барысыннан да ныграк ошаган кешегә карый.
Фото: bashinform.ru