Барлык яңалыклар
Сер
9 июль , 10:53

Психологка бару кирәкме?

Укучыларыбыз яза...

Психологка бару кирәкме?
Психологка бару кирәкме?

   Укучыларыбыз яза.

   Ирем белән мөнәсәбәтләр күптән инде бик начар. Бер-беребезне яратабыз да кебек, ләкин һич аңлаша алмыйбыз: юк-барга ачуланышу-үпкәләшү көн саен кабатланып тора. Кайчак хәтта җил-бураннар уйный өйдә. Район үзәгендә яшибез, психологка барырга оялам. Кешеләргә сиздерәсе килми бит әле...

                                                        Лилия, Югары Яркәй.

   Дөнья булгач төрле хәлләр була: бәлки, сезнең арада бер-берегездән ризасызлык тугандыр, яки бер-берегезнең ышанычын аклый алмагансыздыр? Ә болар хакында күзгә-күз карашып әйтергә батырлыгыгыз җитмидер?

   Мондый очракта инде, һичшиксез, гаилә психологына мөрәҗәгать итәргә кирәк, ди белгечләр. Кайчакта бит читтән караганда (аеруча белгеч күзлегеннән) проблемалар ачыграк күренә. Ә проблеманы тизрәк танып-белсәң, аннан чыгу юлы да тизрәк булачак.

Фото: mir24.tv

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: