Барлык яңалыклар
Сер
14 июнь , 16:27

Иремнән биздем...

3 елдан соң авырга калдым.

Иремнән биздем...
Иремнән биздем...

Психологка соравым бар

Сорау:

   Ирем белән 5 елга якын яшәдек. Бу еллар эчендә мин үземне бәхетсез булдым дип әйтә алмыйм, ләкин аны беркайчан да яратмадым. Бары тик бала тудыру турында хыялландым һәм аның әтиле булып үсүен генә теләдем.

   3 елдан соң авырга калдым һәм бала туганнан соң арабыз якынаер дип өметләндем. Ләкин киресенчә булып чыкты: мин иремне бөтенләй күрә алмый башладым. Күпләрне бәби тапканнан соң тирән стресс кичерә диләр, мин дә үземне бу хәл вакытлыча булыр дип ышандырырга тырыштым. Хәл үзгәрмәгәч, иремә аерым яши башларга тәкъдим иттем.

   Законлы аерылышмасак та, соңгы 3 елда аерым торабыз. Иремә бала белән еш аралашырга туры килә, бала да аны бик ярата, көтеп ала. Ләкин миңа кайчакта ирем баланы күрер өчен түгел, ә минем белән булыр өчен килә кебек тоела. Шуңамы икән, һәр очрашу гел тавыш-гауга белән тәмамлана. Аның мине көйләргә тырышуы, кызыбыз белән гөрләшүе нервыма тия.

   Әйтегезче, безгә ничек дөрес мөнәсәбәтләр булдырырга һәм иремә кирегә юл булмавын ничек аңлатырга?

                                             Рәзифә, Борай.

   Җавап:

   Монда инде аңлатырга түгел, ә нокта куярга кирәктер, Рәзифә. Сез бергә яшәүдән туктасагыз да, һаман булса рәсми рәвештә аерылышмагансыз. Бу, әлбәттә, ирегездә киләчәктә бергә булачагыгызга өмет-ышаныч тудыра. Ирегезне хәзер чит кеше итеп тоясыз, ә үзегез аның белән аерылышмыйсыз. Шул ук вакытта аның белән мөнәсәбәтләр ачыклаудан (тавыш-гауга кубару) арына алмыйсыз.

   Киңәш шул: ирегез арагызда бар да бетте дигәнне ачык аңласын өчен башта законлы рәвештә аерылышыгыз, аннан аралашуны мөмкин кадәр чикләгез. Балага килгәндә, алар белән сездән башка гына аралашса, яхшырак булачак.

Фото: mk.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: