Барлык яңалыклар
Сер
31 Май , 11:17

Холкыгыз нинди, шуны сайлыйсыз инде...

   Ир-егетләрнең дә, хатын-кызларның да яраткан төсе була. Сез ошатып, өстенлек биргән төсегез холкыгыз һәм күңелегездәге кичерешләр турында сөйли аладыр дип уйлаганыгыз бар идеме?

Холкыгыз нинди, шуны сайлыйсыз инде...
Холкыгыз нинди, шуны сайлыйсыз инде...

Ир-егетләрнең дә, хатын-кызларның да яраткан төсе була. Сез ошатып, өстенлек биргән төсегез холкыгыз һәм күңелегездәге кичерешләр турында сөйли аладыр дип уйлаганыгыз бар идеме?

  “Салкын” төсләрне яратучылар, шуны белегез: алар кешенең күңел тынычлыгын һәм уй-сагышларын белдерә. Ә “җылы” төсләр исә көч, шатлык һәм хакимлек итү билгеләре.

   АК – хыял төсе. Бу төсне төрле холыклы кешеләр ошата ала, үл кешене бер дә биздерми.

   СОРЫ – ул уйлап эш итүче кешеләрнең яраткан төсе. Әгәр дә ул сезгә ошамый икән, димәк сез җиңел уйлаучан кеше.

   КАРА – ак төснең капма-каршысы. Ул кыюсызлык, ышанмаучанлык билгесе. Кара төстәге кием кияргә яратучылар тормышны караңгы итеп күзаллыйлар, үз-үзләренә дә, башкаларга да ышанмыйлар, еш кына бәхетсезләр, төшенкелеккә бирешүчәннәр.

   КЫЗЫЛ – дәрт, көч, ялкын, теләк билгесе. Әлеге төсне көчле, хакимлек итәргә яратучы, аралашучан кешеләр ошата. Кызыл төсне яратмаучылар талашудан, бәхәсләрдән курка, алар ялгызлыкка өстенлек бирәләр.

   КЫЗГЫЛТ-САРЫ – хыял дөньясына чумган кешеләр төсе.

   КОҢГЫРТ-САРЫ төсне төпле һәм ышанычлы, аягына нык басып торган кешеләр ярата. Әлеге кешеләр гаилә традицияләрен саклап яшиләр. Әгәр мондый төсне ошатмыйсыз икән, димәк сез үзегезне генә яратып яшисез.

   САРЫ – тынычлык билгесе. Әгәр яраткан төсегез сары икән, димәк сез җиңел аралашучан, кыю һәм кызыксынучан кеше. Сезне дә күп кешеләр ошата. Әгәр дә әлеге төсне ошатмасагыз, сезне моңсу, төшенке күңелле кеше дип атап була.

  АЛСУ – тереклек, яшәү төсе. Бу төс кешене яратырга һәм изгелекләр кылырга чакыра.

ШӘМӘХӘ – хискә бирелүчәнлек, рухи байлыкка тартылу турында сөйли.

   ЗӘҢГӘР – һава төсе. Бу төсне кешенең чисталыгы, рухи байлыгы белән бәйлиләр. Зәңгәр төс тыйнак һәм оялчан кешеләргә хас, мондый кешеләр тиз арыйлар, аларга күбрәк ял кирәк. Үз-үзенә ышанычы булмаган кешеләр зәңгәр төстән качалар.

   ЯШЕЛ – яз һәм табигать төсе. Әлеге төсне яратучылар, гадәттә, тормыш-көнкүреш мәшәкатьләреннән куркалар.

Фото: otvet.mail.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: