Ирне үзгәртергә тырышмыйча, ничек бар, шулай яратырга кирәк, ди психологлар.
Әйе-әйе, саф, эчкерсез мәхәббәт нәкъ шулай була. Ананың үзенең яңа гына дөньяга килгән баласын яратуы кебек. Яши—яши генә мәхәббәт төрле төскә керә. Без бит балага да: “бишле”гә генә укысаң, яратырмын, дибез. Ирне дә шулай. Элеккечә, аңа гашыйк булган чактагыча яратмыйбыз.
Ир алдына мең дә бер таләп куярга да күп сорамыйбыз: акчаны күбрәк эшләсә, кунакка ешрак алып барса, затлы күлмәк алып бирсә һ.б.ларны үтәсә генә, ярата башлыйбыз. Менә шул рәвешле, без көн саен аның яратуын сынау астына куя башлавыбызны сизми дә калабыз.
Фото: gazeta.ru