Ирләрнең “сулга” йөрүе тормышта еш очрый. Кемнәрдер моны һич тә акламый, кемдер исә, читкә йөрергә “мәҗбүр” булган ирне яклый да әле...
Кайвакыт хатыны иренең хыянәтенә үзе үк юл куя, дип исәпли психологлар. Чөнки ул иренә тәмам бирелеп бетеп, аның белән яшәү өчен барсына да риза була.
Бу хатыннар: “мин иремне нык яратам!”- диләр. Чын дөреслектә, бу – ике арада өстенлек өчен алып барган яшерен көрәш кенә ул. Янәсе, ире хыянәтче булса, хатын – изге җан. Һәм болай хыянәтче ирен гафу итеп яшәп булу аны, тәү чиратта, үз-үзенең күз алдында күтәрә. Андый хатыннарга иренә караганда рухи яктан өстен булу ошый.
Әлбәттә, мондый төр хатын-кызга капма-каршы булганы да бар: үз шәхесен иренекеннән түбән күреп, башын ташка бәрер чиккә җитә. Якынының хыянәте турында белеп алганнан соң, елый да елый, хәсрәт утында яна, ләкин иреннән баш тартырга теләми. Шулай итеп, ул иренең хыянәте белән килешә, хәтта аны үзенчә акларга да тырыша әле. Мондый хатыннарны хөрмәт итүе авыр, әлбәттә.
Кемдер иренең “сулга йөрүен” гафу итүен үзенең барыр җире булмавы белән аңлата. “Ансыз нишлим, балаларны ничек үстерим, түзәм инде менә”,- дип аклана алар. Ирләренә шул гына кирәк тә: алар, хатынынының беркая да бара алмасын белеп, типтереп яшәвен дәвам итә, әле бер, әле икенче мәхәббәт өчпочмагы төзи.
Дүртенче типтагы хатыннар да бар. Алар ирләренең сулга йөрүен белә, ләкин һич тә аерылышырга теләми. Хыянәтче ирен гел битәрләп, “ашап”, “игәүләп” яшәүләрен дәвам итәләр, шуның белән үзләренә тәм табалар. Иренә исә, хатынының һөҗүменә ничек булса да каршы торырга тырышырга гына кала. Мондый ир белән хатын озак еллар дәвамында бер-берсенең йөрәгенә тоз салып яшәүләрен дәвам итәләр, шуннан тәм табалар.
Фото: icognito.app