Барлык яңалыклар
Сер
5 февраль , 16:44

Улымны ничек кыю ясарга?

Ирем белән аерылышканга 3 ел узды, ләкин аның бала янына килеп йөргәне дә, бернинди ярдәм күрсәткәне дә юк...

Улымны ничек кыю ясарга?
Улымны ничек кыю ясарга?

Сорау:

   Ирем белән аерылышканга 3 ел узды, ләкин аның бала янына килеп йөргәне дә, бернинди ярдәм күрсәткәне дә юк. Әллә әтисез үскәнгәме икән, улым гаять тыныч холыклы, үз-үзенә ышанып бетә алмаган бер бала. Быел ул мәктәпкә төшәчәк, ләкин мин аны сыйныфташлары читкә кагар дип куркам. Минем улым аларга кул күтәреп җавап бирә алмаячак...

   Әйтегезче, баланы кыюрак булырга, иптәшләре арасында якларга өйрәтергә мөмкинме? Әгәр мин бу хакта сөйли башласам, ул үз эченә бикләнә...

   Җавап:

   Балада үз-үзенә ышанганлык сыйфатын кече яшьтән үк тәрбияләргә кирәк. Ирегезнең баланы тәрбияләүдә катнашмавы искиткеч зур хата, киләчәктә ул моңа бик-бик үкенәчәк әле. Сез, әни кеше буларак, улыгызның башка балалар белән даими аралашуын булдырырга тиешсез. Һәм ул кече яшьтән үк яшьтәшләре белән аралашканда килеп туган хәлләрне үзаллы хәл итәргә өйрәнергә тиеш. Мәсәлән, әгәр улыгыз уйнаган вакытта сыйныфташлары үзен җәберли дип зарлана икән (сугышалар, уенчыкларын тартып алалар һ.б.), ана буларак тизрәк теге балаларны “акылга утыртырга” дип чабарга ашыкмагыз. Моның белән хәлләрне катлауландыруыгыз гына бар. Балагыз белән күзгә-күз карашып, бу очракта нәрсә эшләргә җыенуы хакында сорашыгыз. Улыгызны “дөрес эшләмәгәнсең” дип тиргәргә һәм ярдәм итәргә ашыкмагыз. Моның белән аларның араларын гына катлауландырырсыз. Хәтта балагыз инде үсеп җитеп килсә дә, аны уңышлары өчен мактарга онытмагыз. Һәм, әлбәттә, җитешсезлекләре өчен битәрләргә тырышмагыз. Аның дусларын да артык зур критика утына томагыз, ә нинди кешеләр белән һәм ничек аралашырга кирәклеген үз мисалыгызда күрсәтегез. Әгәр балагыз нәрсә турындадыр әченеп сөйли, киңәш сорый икән, үзегезнең балачактан мисаллар китерегез һәм сезнең дә кайчандыряшьтәшләрегез белән араларның төрлечә булгалавы хакында хикәяләп бирегез.

   Кайсыбер балалар, әти-әниләре никадәр генә кыюлатырга тырышсалар да, озак вакыт кыенсынучан булып калалар. Бу чакта инде сезгә психологка киренергә һәм белгечтән төпле киңәшләр алырга кирәк булачак.

Фото: Shutterstock/Fotodom.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: