Барлык яңалыклар
Сер
24 гыйнвар , 15:32

Ирем белән йокларга теләмим...

Миңа нишләргә? Ирем белән урынга ятарга бер теләгем дә юк, ләкин болай дәвам итә алмасын да бик яхшы аңлыйм...

Ирем белән йокларга теләмим...
Ирем белән йокларга теләмим...

Сорау:

   Миңа 25 яшь, кияүгә чыгуыма ике ел тула. Бер-беребезне яратышып өйләнештек: уй-фикерләребез, корган планнарыбыз да бер иде...

   Ләкин соңгы 3 айда мин ирем белән якынлыктан кача башладым. Аралашабыз, бер-беребезгә якын кебекбез, ә эш секска барып җитте исә,  мин иремә каршы килер өчен мең сәбәп табарга әзер: я башым сызлый, я эчем яки бөерем авырта димен. Бу хәл инде 3 айлап дәвам итә. Күреп-сизеп торам: иремә бу хәл бер дә ошамый, аның бик тә ачуы чыга, ләкин әлегә кадәр тыелырга тырышып килде.

   Миңа нишләргә? Ирем белән урынга ятарга бер теләгем дә юк, ләкин болай дәвам итә алмасын да бик яхшы аңлыйм...

   Җавап:

   Мондый хәл килеп тууга бик күп сәбәпләр булырга мөмкин. Сезнең очракта, хәлне төзәтер һәм аңлар өчен, бу проблемага нинди сәбәпләр китерүен аңлау мөһим.

   Иң тәүдә бу хәлләрнең ничек-кайчан килеп чыгуын ачыклагыз. Мөгаен, нәкъ шул чакта сезнең гаилә тормышында берәр бик тә тискәре хәл-вакыйга булгандыр. Мәсәлән, эшегездә уңышсызлык, якыннарыгыз яки дусларыгыз белән ачуланышу һ.б. Ул чакта сез, бәлки, бу хәлгә артык игътибар да итеп бармагансыздыр, ләкин вакыйганың сезнең аңыгызга ныклап кереп калуы һәм бераз вакыт үткәч, сезнең бүгенге халәтегезгә зур тәэсир ясавы бар.

   Тагын да бер сәбәп булуы мөмкин: ул да булса, ирегез белән уңышсыз җенси тәҗрибә. Исегезгә төшереп карагыз әле, бәлки сезгә бик тә ошамаган, күңелегезгә авыр тәэсир иткән хәл булгандыр. Моның сексуаль планда да, хис-тойгылар планында да булуы мөмкин.

   Ике арадагы мөнәсәбәтләрне тагын да бер кат җентекләп искә төшерергә тырышыгыз, чөнки әле “гаилә багажыгыз” бик зур түгел. Бәлки, ул, үзе дә сизмәстән, сезне әрнеткән булгандыр?

   Ике арадагы хәлләр иргә дә, хатынга да кагыла, шулай булгач, баштан ук хәлләргә анализ ясагыз. Бәлки, арагызда өйләнешкәнче үк рухи якынлык булмагандыр? Әйтегез әле, сез ирегез белән гаилә тормышыгыздан кәнагатьсезме? Киләчәктә гаиләгезне саклап калу теләге бармы?

   Килеп туган хәлдән чыгу өчен сезгә бар проблеманы ирегез белән уртага салып сөйләшергә киңәш итәм. Аны үпкәләтүдән курыкмагыз. Барсы турында да ачыктантан-ачык сөйләшеп кенә гаиләгезне саклап кала алачаксыз. Психологлар арасында еш кулланылучы бер әйтем бар: “якынлыкка килгәндә, анда ике кеше бертигез катнаша. Һәм икесе бердәй тырышлык салып кына алар гармониягә килә алалар”.

Фото: yanakataeva.com

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: