Психологка баруны сузмагыз.
Парлы булып яшәп тә, ир яки хатынның гаиләдә үзен ялгыз тоюы аларның икенче яртысы белән бернинди дә уртаклыгы булмавы турында сөйли.
Дөнья булгач төрле хәлләр була: бәлки, сезнең арада бер-берегездән ризасызлык тугандыр, яки бер-берегезнең ышанычын аклый алмагансыздыр? Ә болар хакында күзгә-күз карашып әйтергә батырлыгыгыз җитмидер?
Мондый очракта инде, һичшиксез, гаилә психологына мөрәҗәгать итәргә кирәк, ди белгечләр. Кайчакта бит читтән караганда (аеруча белгеч күзлегеннән) проблемалар ачыграк күренә. Ә проблеманы тизрәк танып-белсәң, аннан чыгу юлы да тизрәк булачак.
Фото: menslife.com