Барлык яңалыклар
Сер
28 октябрь 2023, 17:47

Дәшми кал!

Ничек дөрес талашырга?

Дәшми кал!
Дәшми кал!

    Ничек дөрес талашырга?

   Кешеләр төрлечә талаша. Мәсәлән, хисле кешеләр савыт-саба вата, бер-берсенә карата начар сүзләр әйтә, сүгенә. Мондый төр гауганың кызган вакытына туры килсәң, ызгышның сәбәбен һәм сүзнең ни турыда барганын да аңлавы кыен була.  Әлеге хәлдә чыгуның бер генә юлы бар: кемдер үзен акыллы тотарга һәм... дәшми калырга тиеш.

   Ләкин... бу очракта да җәмәгатеңнең ачуын тагын да ныграк кабартырлык итеп дәшми калу турында сүз бармый. Дәшми калуны тик яхшы күңел, изге уйлар белән эшләргә кирәк. Мәсәлән, “Әйдә, тынычланыйк, иртәгә барсын да уртага салып сөйләшербез”,- дип. Ә һич тә үзеңне тәкәббер тотып: “Ярый, синеңчә булсын инде”,- дип (ягъни үзеңнең барыбер дә хаклы булуыңа басым ясап) әйтергә ярамый.

   “Шуны аңлау мөһим: тавыш-гаугада һичкайчан дөреслек булмый. Адәм баласы кызып киткән чагында чынбарлыкны, башка кешенең сүзләрен тиешенчә һәм дөрес итеп кабул итә алмый,- ди белгечләр бу уңайдан.- Шуңа да хискә артык бирелгән хәлдә үз-үзебезне тотышыбызның, гамәлләребезнең бернинди уңай нәтиҗәсе дә булмаячак”.

Фото: w.wday.ru/seks-otn

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: