Барлык яңалыклар
Сер
6 октябрь 2023, 12:25

Кайгыдан бөгелеп төште, миңа нишләргә?

Ирем тулысынча узганнарга әйләнеп кайтты: шунда гына яши кебек тоела кайчак...

Кайгыдан бөгелеп төште, миңа нишләргә?
Кайгыдан бөгелеп төште, миңа нишләргә?

Психолог киңәш бирә

                       Кайгыдан бөгелеп төште, миңа нишләргә?

   Ирем белән өйләнешкәнгә 10 ел булды, ике улыбыз үсеп килә...

   Моннан ел ярым элек аның бертуган энесе, бәхетсезлеккә очрап, вафат булды. Бу хәл иремне шулкадәр тетрәндерде ки, ул бөтенләй башка кешегә әверелде. Мин аны бөтенләй танымыйм кебек! Ул гел кәефсез, гел энесен сагына, балачакларын искә төшерә, еш кына елый да. Иң авыры – ул үзен гел энесенә игътибарын җиткерә алмаганы өчен битәрли. Аны аңларга тырышмавы, еш кына хәтта аннан көлүе, яхшы абый һәм терәк була алмаганлыгы өчен үзен гафу итә алмый.

   Ирем тулысынча узганнарга әйләнеп кайтты: шунда гына яши кебек тоела кайчак. Мине аны шундый хәлдә булуы, үзен-үзе “ашавы” көяләндерә. Миңа нишләргә?

   Психолог Юлия Алексеева җавап бирә:

   Һәр кеше кайгыны тик үзенчә кичерә. Ләкин, ни генә әйтсәң дә, моның да гомум билгеләре бар. Беренчедән, исәннәр үлгәннәр алдында һәрчак үзләрен гаепле тоя. Бу – безнең психологиянең законы.

   Моннан тыш психологиядә якын кешеңне югалтуны кичерүнең өч стадиясе билгеләнә:

  1. Шок хәленә килү, кичерелгән югалтуга ышана алмау, бүгенге тормышның чынбарлыгын кабул итмәү. Исән калганнарга югалту төштә генә булгандыр кебек: уянып китәрсең дә, бу мәхшәр-кайгылар томандый эреп югалыр кебек тоела.
  2. Икенче стадия – бәхетсезлек китереп тудырган хәлләргә карата үткәләү, әрнү, ачу чыгу, тормышның никадәр дөрес корылмавына ачыну.
  3. Бары тик өченче стадиядә генә кеше килеп туган хәл белән килешергә тиешлеген аңлый башлый, хәлне берничек тә үзгәртә алмавын кабул итә.

   Менә шушы өч стадияне узганнан соң гына адәм баласы кайгыны кабул итәргә мәҗбүр була һәм чынбарлык белән килешә.

   Берникадәр вакыттан әче кайгыдан соңгы әрнү басыла төшә, ә тормышка яңа кешеләр, яңа хәл-вакыйгалар өстәлә, шулай итеп, эчке бушлык берникадәр тулылана башлый.

   Сезнең ирегез, мөгаен, икенче стадиядә тукталып калган: ул килгән бәхетсезлекне аңлый, ләкин моның белән һич тә килешә алмый.

   Менә бу чакта инде иң якын кешеләр генә ярдәмгә килә ала. Кайгы кичерүче кешене артык җәлләргә һәм кайгысын онытырга өндәргә кирәкми, ә аңа эчендә булган кичерешләрне чыгарырга, истәлекләре белән уртаклашырга мөмкинлек бирергә кирәк. Әгәр дә ирегез энесе белән үткән балачагын искә төшерергә тели икән, төшерсен, елап та алсын. Ә сез игътибар белән тыңлагыз һәм сораулар бирегез, кайчак хәтта энесе турындагы сорауларны үзегез үк башлап  бирегез. Ирегезгә җиңеллекне аның турындагы сөйләшүләр-истәлекләр генә китерә алачак. Шуңа бу темага сөйләшүдән качарга киңәш ителми.

  Берникадәр вакыттан соң, сезнең ярдәм белән, ирегез әкренләп чынбарлыктагы тормышка кайтыр. Тик сез сабыр булыгыз.

Фото: aif-s3.aif.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: