Барлык яңалыклар
Сер
25 сентябрь 2023, 21:01

Ирем миңа кирәк тә түгел кебек...

Тик үч алу теләге генә үтми.

Ирем миңа кирәк тә түгел кебек...
Ирем миңа кирәк тә түгел кебек...

        Тик үч алу теләге генә үтми.

Психолог җавап бирә:

Сорау:

   Ирем башка хатынга киткәндә балага өч яшь тә юк иде әле. Хәзер ирем тагын безгә килә башлады, чөнки бала әтисен, әтисе баланы сагына. Мин, әлбәттә, каршы түгел. Ләкин мине бер нәрсә борчый: иремне аздырган хатынга ачуым килә. Аның үзенә дә мин кичергәннәрне кичертәсем, мин тойган әрнүләрне тоюын телим. Аңлыйм, иремне дә, элекке гаилә бәхетен дә инде кайтара алмам (дөресен әйтим, мин хәтта моны теләмим дә). Ләкин нигә соң теге хатынга карата ачуым үтми?

                                                     Рәмилә, Чакмагыш.

   Җавап:

    Гаиләгез таркалуда син төп гаепле кеше итеп, шул хатынны саныйсың, Рәмилә. Ләкин син шуны аңларга тиеш – гаилә өчен җаваплылык тәү чиратта, элекке ирең өстендә булган бит. Чөнки, әгәр ир үзе теләмәсә, бер генә сөяркә дә аны гаиләдән тартып ала алмый. Әйе, ачуың кабару мондый очракта гадәти хәл. Үч алу һәм гафу итүләр хакында да бик күп сөйләргә булыр иде. Хәзерге вакытта синең бар ачуың “теге” хатынга юнәлтелгән. Биредә, могаен, хатын-кызлар арасында була торган көндәшлек хисләре дөрлидер.

   Бүген килеп ирегез ике гаилә арасында. Ә хатын-кызлар “кем – кемне” көрәшендә көч сыный. Ә бит, ныклап уйлап караганда, мондый көрәшнең кирәге юк! Элекке ирең бала белән аралаша, синдә дә элекке гаиләне кайтару теләге юк. Шулай булгач, килеп туган хәлләрне аңлап кабул ит һәм “сугышны дәвам итү” теләгеннән баш тарт. Җаның да тынычланыр.

Фото: Depositphotos

  

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: