Барлык яңалыклар
Сер
15 сентябрь 2023, 11:19

Барсы да никтер китә миннән...

Миңа хатын-кызга хас булган хәйләкәрлек җитми...

Барсы да никтер китә миннән...
Барсы да никтер китә миннән...

“Сер” сәхифәсенә килгән сорауга психолог җавап бирә

Сорау:

   Минем тышкы кыяфәтем башкаларны башта үзенә тарта, ә аннан, озак та үтми, холкым биздерә... Миңа хатын-кызга хас булган хәйләкәрлек җитми, моны яхшы аңлыйм. Бу чарасызлыктан ничек котылырга?

                                                      Диана, Шаран районы.

    Җавап:

   Сезгә ничә яшь икәнен язмагансыз. Ләкин, аңлавымча, сез яшь әле.

    Шуны да әйтер идем, сезнең хәлне һич тә чарасызлык дип атарга сәбәп юк. Әгәр дә үзегезне табарга, тормышыгызны үзгәртергә, яраткан һөнәргә ия булырга һәм ышанычлы һәм бәхетле гаилә корырга телисез икән, үз өстегездә бик тә тырышып эшләргә туры киләчәк. Һәм моны психолог белән бергәләп эшләгәндә, тизрәк уңышка ирешерсез дип ышанам.

   “Хатын-кызга хас хәйләкәрлек миндә юк”,- дигәнсез. Ләкин бу гына ир-егетләр белән уртак тел табарга киртә буладыр дип уйламыйм. Әгәр элекке егетләрегез белән аралар өзелгәндә, алар ниндидер сәбәпләрне күрсәткән икән, минемчә, монда уйланырга урын бар. Җавапларны да, бәлки, шунда эзләргәдер.

Фото: lovely.dating

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: