Барлык яңалыклар
Сер
28 апрель 2023, 11:15

Әнием белән килешә алмыйм. Нишләргә?

Әни әйткән һәр сүз күңелемдә ярсу, тискәрелек уята, ә аннан соң үз-үземне тупас тотканым өчен  тынычлана алмый йөрим...

Әнием белән килешә алмыйм. Нишләргә?
Әнием белән килешә алмыйм. Нишләргә?

    Дус кызларыма карыйм да, аларның әниләре белән ахирәтләр булуына сокланып, көнләшеп бетә алмыйм. Ә минем әнием белән арада ниндидер киртә ята: аңлаша да, килешә дә, якыная да алмыйбыз. Ә бит миңа – 33, әнигә 55 яшь.

   Дөрес, әни якынаерга тырыша, эш миндә: мин нормаль аралаша алмыйм аның белән. Әни әйткән һәр сүз күңелемдә ярсу, тискәрелек уята, ә аннан соң үз-үземне тупас торканым өчен  тынычлана алмый йөрим. Миңа нишләргә?

                                                        Рита, Бүздәк.

   Җавап:

   Гаиләдә бар да яхшы һәм үзара мөнәсәбәтләр җылы булса, яхшы, әлбәттә. Ләкин бу – идеаль образ. Чынбарлыкта барсы да катлаулырак булып чыга.

   Рита, әниең янында үзеңне һаман да булса шулай тотуың

 синең үзеңне аның янында һаман үсмер кыз итеп тоюың турында сөйли. Ә моны үзгәртеп була һәм үзгәртергә кирәк. Иң беренче чиратта, үзеңне әниеңнең идеаль кызы итәргә тырышма. Ни дисәң дә, үзеңне әниеңнән ераклашырга мәҗбүр иткән сәбәпләр барыбер дә булгандыр. Бәлки, син аның ярдәменә-киңәшләренә мохтаҗ вакытларрыңда әниең вакыт таба алмагандыр, бәлки, гел шелтәләгәндер. Ни дисәң дә, үпкә-хәтер калулар җанның түренә  кереп оялый да, адәм баласын гомер буена озата бара, җан тынычлыгы бирми.

    Әниеңнең сүзләрен яки эшен ишетү-күрү белән шунда ук реакция күрсәтергә ашыкма, сабыр бул. Үзеңнең күңелеңә колак сал: шулай итеп син үзеңнең нәкъ менә нәрсәләргә тупаслык белән җавап бирүеңне төшенерсең.

   Озакламый арагыздагы мөнәсәбәтләр үзгәрә башлавын тоярсыз. Ләкин моның өчен башта авырлыкларны һәм үпкәләрне үткәрергә тиеш булачаксыз. Һәм үзегезне ачуланмагыз!

Фото: blog.masterrazborov.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: