Барлык яңалыклар
Сер
29 ноябрь 2022, 14:02

Никахларын коткарыр өчен ир дә, хатын да сулга йөри башлаган

Исең-акылың китәр!

olgaromaniv.ru
Фото:olgaromaniv.ru

 Австралиядә яшәүче ир белән хатын, туйдан соң 8 ел узгач, никахларын коткару максатыннан үзләренә сөяркәләр тапканнар.

49 яшьлек Анжела белән 56 яшьлек Кертис гаиләнең көнкүреш вак-төякләренә күмелүе никахларын таркатырга мөмкин икәнлекне аңлаган. Картайганчы шундый бертөрле тормыш дәвам итәр инде дигән уй аларны коткыга салган.

“Бермәлне мин коллегам белән барда кич утырдым. Ул миңа ошады, ахырда без үбештек, – дип искә ала Анжела. – Кайткач та бу хакта иремә сөйләдем. Һәм, ни аптыраш, ул бу хәлгә өлкәннәрчә карады”.

Сөйләшеп утырганда без икебезгә дә эмоцияләр җитешмәвен аңладык. Һәм ул да, мин дә сөяркәләр табарга карар кылдык. Әмма сулдагы мөнәсәбәтләрнең үз кагыйдәләрен булдырдык: игътибар үзәгендә безнең үзара аралашуыбыз булырга тиеш, без беркемне гаилә ятагына алып килергә тиеш түгел, секс хәвефсез булырга тиеш”, – дип сөйли Анжела.

Сөяркәләр тапкач, Анжела белән Кертисның мөнәсәбәтләре яңа дәрәҗәгә чыккан. Ир белән хатын, үз сүзләре буенча, назлылык, хәстәрнең һәм ышанычның яңа дәрәҗәсеннән ләззәт ала башлаган. Алар хәтта яңа партнерлары белән бергә вакыт үткәрә башлаган. Икесе дә даими рәвештә сулга йөргән ир белән хатын бер-берсен иң якын кешеләр дип атый.

Харап бит хәлләр. Безнең илдә гел булмаса да, хыянәтләр еш кына гаилә таркалуга, ир белән хатын арасында ышаныч тойгысы юкка чыгуына китерә. Ә монда бөтенләй киресе... Хәерлегә булсын...

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: