Барлык яңалыклар
Сер
22 июль 2022, 09:58

Мәхәббәтне алдап булмый икән...

Мин кияүгә 22 яшемдә чыктым. Күрше авылда яшәгән туганнарыма кунакка барган идем.

Мәхәббәтне алдап булмый икән...
Мәхәббәтне алдап булмый икән...

Мин кияүгә 22 яшемдә чыктым. Күрше авылда яшәгән туганнарыма кунакка барган идем.

   Аларның күршесе булган егет кинодан соң үземне озата килгәч, шатлыгымнан нишләргә белмәдем. Егет бик чибәр, буйчан, ләкин аз сүзле иде. Элекке килгән вакытлардан ук аны ошатып йөри идем, дөресен генә әйткәндә, апамнарга да нәкъ аның өчен еш килә идем.

   Апам Венерның күрше авылда гына сөйгән кызы барлыгы, аны үлә язып яратып йөрүе турында сөйли иде (авылда барсы да, барсын да белә бит). Аның тизрәк өйләнергә теләве, ләкин тегесенең укуын тәмамламый кияүгә чыгарга ашыкмавы турында да белә идем. Менә шул егет мине озата килде. Кызы белән ачуланышканнар икән. Барсын да белсәм дә, егетне кулдан ычкырдырасым килмәде, ничек итсәм-иттем, үземнеке иттем.

   Өйләнүен-өйләнде ул миңа, ләкин ярата гына алмады... Йоклаган чакларында йөзенә карап, аның әлеге мәлдә кайда-кем белән бәхетле булуын төшендә күреп елмаюыннан аңлый идем... Хәтта иремнең элекке кызын бер күрергә тилмереп, гомум ятакка барып йөрүе хакында да җиткерделәр. Ләкин тегесе артык горур булгандыр, моңа башкача әйләнеп тә карамаган. Озакламый анысы, ярый, башка бер егеткә тормышка чыгып куйды.

   Иремнең ул чакта ниләр кичергәннәрен мин бик яхшы тоеп тордым. Кайчак җәлләдем дә үзен, ләкин ачуымнан-гарьләнүемнән нишләргә белмәгән чагым күбрәк булды.

   Тормыш дәвам итте, читтән караганда, без гадәти гаилә кебек күренәбездер. Бер-бер артлы ике балабыз туды. Инде алар үсеп буй җиткерделәр, гаилә кордылар. Оныгыбыз тәпи китте. Ләкин, картлыкка якынайган саен, гомерем буена ирем белән рәхәтләнеп яратылып яши алмавым йөрәгемне талый. Ирем мине барыбер ярата алмады. Яшь чагымда: “ минем ярату икебезгә дә җитәр”,- дип уйлаган идем, ялгышканмын булып чыкты. Дөрес, ул – яхшы, тыңлаучан ир, балаларга яхшы әти. Ләкин хатын-кызның бит яратылып, бердәнбер генә булып яшисе килә. Ә мин моннан мәхрүм булып яшәдем. Дистә еллар буена синең яныңда ятып йоклап та, гомер буена башканы оныта алмаган ир – ул инде синеке түгел! Картаеп барганда менә шуны аңладым.

   Кызлар! Үзегезне нык яраткан кешегә генә тормышка чыгыгыз. “Любой ценой” үзеңә өйләндерү яхшыга илтмәвен минем хатымнан укып аңлагыз! Әгәр дә мин яшь чакта Венерның сөйгән кызы белән ачуланышкан вакытыннан файдаланып, кияүгә чыкмаган булсам, яхшырак буласы булган дип уйлыйм. Нәтиҗәдә, бүген нык үкенәм. Яшь чаклары иде бит, килешерләр иде әле. Алар да бәхетле булган булыр иде, миңа да үземне яраткан егет очрамый калмас иде...

                                            Илгизә (исемемне үзгәрттем).   

                                            Шаран районы.

Фото: millionstatusov.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: