Барлык яңалыклар
Сер
1 март 2022, 17:19

Алдыңгы һәм артта калучы районнар билгеләнде

Республика халкының 80% диярлек Covid-19га каршы прививка ясаткан.

Алдыңгы һәм артта калучы районнар билгеләнде
Алдыңгы һәм артта калучы районнар билгеләнде

Башкортстан коронавирус инфекциясенә каршы прививкалау максатына якынлаша. Бүгенге көндә вакцинаның беренче компонентын 2464,551 кеше (яки ясатырга тиешлеләрнең 99,2%, өлкәннәрнең 79,4%). Көннән-көн районнары бу күрсәткечкә ирешәләр, 28 февральгә районнарның 37се прививкалау максатына ирешкән. Бүздәк, Чакмагыш,Чишмә, Әлшәй, Кушнаренко, Миякә, Стәрлебаш районнары лидерлар исәбендә. Шул ук вакытта Белорет районы, Октябрьск һәм Межгорье артта калучылар рәтендә. Кумертау - 81%, Стәрлетамак - 84% процент белән бара, ләкин анда прививка ясату темплары түбән тәгәри. 15 муниципаль берәмлектә прививкалау дәрәҗәсе 90 - 99 процент.

Бүгеннән, 1 марттан, яңа коронавирус инфекциясенә каршы мобиль вакцинацияләү пунктларына мөрәҗәгать итүчеләр саны кимү сәбәпле һәм медицина персоналының эшләрен рациональ куллану өчен, вакцинацияләү пунктларын ябу турында карар кабул ителде. Хәзер прививканы яшәү урыны буенча поликлиникада ясатырга була.

Вакцинациягә язылу элеккечә кала:

- Дәүләт хезмәтләре порталы аша (https://www.gosuslugi.ru/);

- Бердәм телефон номеры буенча - 122

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: