Якташыбыз Семен Елистратов Пекин Олимпиадасында 1500 метрга узышта бронза медаль яулады. Семен Елистратов - эстафетада 2014 елдагы Олимпия чемпионы һәм 2018 елдагы Олимпия уеннарының бронза призеры, 2015 елда 1500 метр арага узышта дөнья чемпионы, дөнья чемпионатларының ике тапкыр көмеш призеры, дөнья чемпионатының биш тапкыр бронза призеры; күп тапкырлар Европа чемпионы һәм призеры; 1000 метр арага узышта Дөнья кубогы иясе. Семен өчен бу аның карьерасында дүртенче Олимпиада. Җанатарларын куандырганы өчен спортчыбызга зур рәхмәт белдереп алдагы көндә дә уңышлар теләп калабыз.
Чыганак:sport-interfax.ru
Фото:sport-interfax.ru