Барлык яңалыклар
Милли проектлар
5 декабрь 2021, 10:15

Чыгымнарны кире кайтаралар

Башкортстанда агросәнәгать комплексы продукциясен чит илләргә чыгару – экспорт – 2021 елның 9 аенда 236,6 млн. доллар тәшкил иткән.

mcx-chr.ru Чыгымнарны кире кайтаралар
Чыгымнарны кире кайтараларФото:mcx-chr.ru

 

Башкортстанда агросәнәгать комплексы продукциясен чит илләргә чыгару – экспорт – 2021 елның 9 аенда 236,6 млн. доллар тәшкил иткән. Бу бөтен 2021 елның максатлы индикаторыннан 70 млн. долларга күбрәк.

  • Продукция экспортлауда елдан ел эшкәртүче сәнәгать өлеше арта, - ди БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. – 2021 елның гыйнвар-сентябрь айларында чит илләргә чыгарылган продукциянең 72 процентын үсемлек майлары тәшкил итте һәм 173 млн. долларлык булды. Республикада май продукциясе төбәктәге халыкка кирәк булганнан алты тапкыр күбрәк җитештерелә.

Республикада агросәнәгать продукциясен экспортлаучы оешмаларга чыгымнарын каплыйлар. Дәүләт ярдәме РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проектына ярашлы күрсәтелә. Быел республикада 7 компания 18,6 млн. сумлык ярдәм алган.

 Продукцияләрен 2020 елның 1 декабренә кадәр чит илләргә экспортка чыгарган кече һәм урта эшкуарлык белән шөгыльләнгән оешмаларга автомобиль, тимер юлы, су, һава транспорты белән иткән өчен чыгымнарын субсидия белән кире кайтаралар.

Чыганак: Министерство сельского хозяйства Республики Башкортостан.

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: