

11 ноябрьдә Санкт – Петербург шәһәрендә Русия һәм Кипр җылмалары футбол буенча дөнья чемпионатына сайланып алу уеннарының чираттагысын үткәрде. Безнең команда беренче минутлардан ук яхшы уен күрсәтеп 6 : 0 исәбе белән җиңү яулады. Җыелманың баш тренеры итеп Валерий Карпин билгеләнгәннән соң бу безнең команданың рәттән бишенче җиңүе. Сайлап алу этабында безнең команда әлегә беренче урында. Алдагы уен, безнең төркемдә икенче урында барган, дөньяның иң көчле командаларының берсе булган Хорватия командасы белән булачак. Уен 14 ноябрьдә узачак. Җыелмабызга уңышлар теләп калабыз, чөнки җиңелсәк без төркемдә икенче урынга төшәчәкбез һәм дөнья чемпионатына эләгер өчен артык уеннар аша үтәргә туры киләчәк.
Чыганак: tass.ru
Фото: : tass.ru