Барлык яңалыклар
Сер
6 ноябрь 2021, 10:40

Шәҗәрәңне беләсеңме?

Дүртөйледә "Башкорт мәдәнияте һәм тарихы фестивале" үтте.

Шәҗәрәңне беләсеңме?
Шәҗәрәңне беләсеңме?

"Мәдәният" милли проектының аерылгысыз өлеше булган мәдәни үсешне яхшырту максатыннан, Бөтендөнья башкорт корылтае игълан иткән башкорт мәдәнияте һәм тарихы фестивале республика районнарында гастрольләрдә йөри. Нефтекамск дәүләт филармониясе артистлары Дүртөйле районы Мәдәният йортында чыгыш ясадылар. Чараның темасы "Шәҗәрәңне барла, шәҗәрәңнең кадерен бел!". Профессиональ артистлар, җырчылар, музыкантлар тамашачылар алдында чыгыш ясап, бай һәм кызыклы концерт программасы күрсәттеләр.

Фестивальне Дүртөйле районы социологик мәдәният анализы үзәге җитәкчесе, тарихи фәннәр кандидаты Юлдаш Йосыпов ачты һәм алып барды. Фестиваль ноябрь азагында тәмамланачак һәм аның нәтиҗәләре 14 декабрьдә Уфада ясалачак.

Чыганак: Дүртөйле районы хакимияте

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: