Илеш районының Иске Кыргыз авылы балалар бакчасында эшләүче Айгөл Фәһим кызы Гәрәева фоамиран, джут җебеннән күз явын алырлык әйберләр эшли.
- Фоамиран - заманча материал, аның белән эшләве җайлы һәм бик мавыктыргыч. Джут җебеннән эшләнгән әйберләр дә игъибарны җәлеп итә, – ди Айгөл ханым. - Мин балалар бакчасында пешекче булып эшлим. Буш вакытларымда анда да яраткан шөгылемнән аерылмыйм.
Айгөл ханым район конкурсларында ел саен катнашып, урыннар алып тора. Кул эшләре буенча тирә-якта бу бакчаның даны таралган.Районга килгән кунакларны да битараф калдырмый мондагы матурлык.
- Карарга килүчеләргә, мастер класслар күрсәтеп, эшләгән әйберне бүләккә дә биреп җибәрәбез. Балаларны кече яшьтән кул эшенә өйрәтү мөһим, дип саныйм. Кызым Эльза да бу хезмәткә кечкенәдән өйрәнеп үсте. Әле ул 4 сыйныфта укый, - ди ул.