Барлык яңалыклар
Сер
30 октябрь 2021, 11:18

Иремнең дусты бар...

   Мине борчыган бер нәрсә бар: ул да булса, иремнең дус кызы бар.

Иремнең дусты бар...
Иремнең дусты бар...

Мине борчыган бер нәрсә бар: ул да булса, иремнең дус

кызы бар.

   Алар балачактан ук дус булганнар, ирем әле минем белән

танышканга кадәр үк. Аларның яраткан уртак шөгыле дә бар –

спорт.

    Алар еш түгел һәм гел халык күп булган җирдә – спорт

комплексында, кафеда һ.б. урыннарда – очрашалар. Юк, мин

иремне көнләшәм дип әйтергә теләмим, ләкин ахирәтләрем гел

каныма тоз салып тора: ир-атның берничек тә хатын-кыз дусты

була алмый, алар арасында нидер бар инде, янәсе...

Тамчы таш тишә диләр, менә мин дә нәрсә уйларга да белмим

инде хәзер. Әгәр дә иремә: “я дустың белән араны өзәсең, я

мин!”,- дисәм, ул моны ничек кабул итәр икән?

Үпкәләр дип куркам, чөнки ул миңа көнләшергә бер сәбәп тә

биргәне юк. Шулай ук балачак дусты белән яшерен рәвештә

очраша башлаулары да бар бит әле. Моны инде мин күтәрә

алмам. Миңа нишләргә икән?

Фото: mirvsemye.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: