Сер
29 Октября 2021, 06:56

Ирдән китәләр диме ни?

   “Сер”нең соңгы санында Туймазыдан Рәмзия исемле 38 яшьлек хатын, иренең игътибары җитмәүгә, шул сәбәпле, сөяркәсе барлыкка килүе турында язган иде.

Ирдән китәләр диме ни?Ирдән китәләр диме ни?
Ирдән китәләр диме ни?

   “Сер”нең соңгы санында Туймазыдан Рәмзия исемле 38

яшьлек хатын, иренең игътибары җитмәүгә, шул сәбәпле,

сөяркәсе барлыкка килүе турында язган иде.

“Каным кайнап тора, шуңа сөю-сөелүне читтән эзләргә мәҗбүр

булдым”,- дигән ул. Хәзер инде 3 ел буена очрашкан кешесе аны

иреннән китәргә мәҗбүрили, “бергә яшик” дип кыса икән. Ә

Рәмзиянең ирен ташлап китәргә һич уенда юк, очрашкалап кына

йөрергә тели, имеш. Җитмәсә, үз ире тагын бер бәби алып

кайтыйк,- дип ялына икән.

Рәмзия сылу, сиңа киңәш шул: кычытмаган җиреңне кашып,

кияүдән-кияүгә китәргә җыена күрмә! Гаилә коргансың, балагыз

үсеп килә. Икенче бәби алып кайтыйк дип торгач, ирең начар

кеше түгелдер дип уйлыйм. Ә аның яратам дип кенә тормавына

аптырыйсы юк: бергә яши башласагыз, бүгенге сөяркәң дә гел

иркәләү сүзләре кабатлап тормас әле. Әгәр үзең күбрәк игътибар

биреп, җанын җылытсаң, үз иреңнең дә теле ачылыр, назлап

кына торыр үзеңне дә, балагызны да.

Миннән шул инде киңәш, калганын үзең карыйсың...

                                        Рәмзия апаң (адашың), Илеш районы.

Фото: psyhelp24.org/

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас