Барлык яңалыклар
Сер
27 октябрь 2021, 06:10

Тест үткәрүгә ил казнасыннан акча сорыйлар

Вирус таралу чылбырын тест эшләүне арттыру ярдәмендә генә киметеп булачак.

Тест үткәрүгә ил казнасыннан акча сорыйлар
Тест үткәрүгә ил казнасыннан акча сорыйлар

Дәүләт Думасы депутатлары Алексей Куринный һәм Сергей Казанков коронавирус өчен ПЦР тестны федераль бюджет исәбенә киңәйтү тәкъдиме белән вице – премьер Татьяна Голиковага мөрәҗәгать иттеләр. Алар фикеренчә, гражданнарга хәтта ОРВИ ның беренче билгеләрендә бушлай тест эшләтергә мөмкинлек бирергә кирәк. Хәзер бушлай тест үткәрү төбәкләр һәм бизнес җилкәсендә һәм алар, депутатлар әйтүенчә, андый чыгымнарны бүтән күтәрә алмыйлар. Чәршәмбе көнне хөкүмәт белән очрашуда Президент Владимир Путин "зарарланганнарны вакытында ачыклау" өчен тест күләмен киңәйтергә кушты.

Депутатлар вирусны федераль чыгымнар белән гомуми тикшерү генә туктата ала дип саный.  Депутатлар зарарланган кешеләр санын "контрольсез үсешнең бер сәбәбе" - сәламәтлек саклау системасының вирус таралу чылбырларын эффектив өзә алмавында. Аерым алганда, күп төбәкләрдә вирус билгеләре булган кешеләрне массакүләм рәвештә тикшереп карау мөмкинлеге юк.  Андый кешеләрнең зур өлеше (төрле чыганаклар буенча 50% ка кадәр) COVID-19 белән зарарланган була", - диелә мөрәҗәгатьтә. Нәтиҗәдә, ОРВИ симптомнары булган гражданнар артык йөкләнгән медицина учреждениеләренә барырга мәҗбүр булалар. Аларның күбесе җәмәгать урыннарына иркен йөриләр һәм эшкә баралар, бу коронавирус инфекциясенең тиз таралуына ярдәм итә. Депутатлар вәзгыятьнең ябык бүлмәләрдә эшләүче коллективларда даими тест үткәрү ярдәмендә генә үзгәртергә мөмкинлеген ассызыклыйлар. Ләкин бай төбәкләрнең эш бирүчеләренең генә шундый мөмкинлеге бар. Шуңа күрә, хат авторлары Татьяна Голиковага "федераль бюджет исәбенә гражданнарга тест үткәрүне сизелерлек киңәйтү мөмкинлеген карарга" тәкъдим итәләр. Алар фикеренчә, бу дәүләтнең авыру кешеләрне дәвалауга чыгымнарын һәм үзәкләштерелгән сатып алулар белән тестларның бәясен киметәчәк. Дәүләт карамагындагы сәламәтлек саклау учрежденияләренә ПЦР тест үткәргән өчен сәламәтлек иминият фондыннан нибары 150 сум гына күчерелә. Шул ук вакытта түләүле клиникаларда тест өчен кешеләр 1 – 2 мең сум түләргә мәҗбүр. Һәрбер кеше тамак авырткан саен  ПЦР тест төшергә йөгерми, әлбәттә һәм моның өчен күпчелекнең акчасы да юк. Нәтиҗәдә ОРВИ дигәнең коронавирус булуы ачыклана. Тик бу кешеләр башкаларга чир йоктырырга өлгергән була шул. Шуңа күрә иң ышанычлысы прививка ясату, минемчә.

Фото: Башинформ

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: