Барлык яңалыклар
Сер
4 октябрь 2021, 08:56

Киләчәккә заманча китапханә юлларны ача

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән "Мәдәният" милли проекты чикләрендә Күгәрчен районы Морак авылында яңа заманча китапханә ачылды.

resbash.ru Киләчәккә заманча китапханә юлларны ача
Киләчәккә заманча китапханә юлларны ачаФото:resbash.ru

#национальныепроекты#нацпроекты#региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан#ВладимирПутин

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән "Мәдәният" милли проекты чикләрендә Күгәрчен районы Морак авылында яңа заманча китапханә ачылды.

Заманча мәгълүмат технологияләрен куллану китапханәне районның мәгълүмати, мәдәни һәм белем бирү үзәге итәргә ярдәм итер, дип белдерә Күгәрчен районы хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге.

Китапханәне алмаштыру өчен федераль, республика һәм муниципаль казнадан 25 миллион сум акча бүленгән. Милли проект чикләрендә китап фонды 14 мең данә әдәбият белән тулыландырылган.

Яңыртылган китапханә төрле яшьтәге укучы өчен яраткан ял һәм аралашу урынына әйләнер, дигән өметтә китапханачелар.

Фото: Күгәрчен районы хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге.

 Чыганак: resbash.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: