Барлык яңалыклар
Сер
1 октябрь 2021, 12:16

“Мәхәббәт өчпочмагы”нда калмагыз!

Менә сез телефонны кулга алдыгыз яки бәлеш әзерли башладыгыз, ди. Ә бу вакытта икенче яртыгыз ни эш белән мәшгуль, беләсезме?

“Мәхәббәт өчпочмагы”нда калмагыз!
“Мәхәббәт өчпочмагы”нда калмагыз!

   Менә сез телефонны кулга алдыгыз яки бәлеш әзерли

башладыгыз, ди. Ә бу вакытта икенче яртыгыз ни эш белән

мәшгуль, беләсезме?

   Бу минутларда ул сезгә тугры дип ышандыра яки үзегез моңа

ышана аласызмы? Еш кына без таныш-дусларыбыздан: “ирем

(хатыным) бүген дә эштә, очрашуда, яисә ялда авылга әниләренә үзе генә кайтып килә әле” дигән сүзләрне ишетәбез. Ләкин моның ялган булуы да бар бит...

   Сезгә хыянәт белән очрашырга туры килгәне бармы, дуслар? Ә бит ул һәрчак безне тирәләп йөри: мәсәлән, менә ахирәтегезнең ирен машинада башка хатын-кыз белән күрәсез, ди. Яки әтиегез гомер буена “читкә йөргән, эшегездә коллегагыз ялкынланып янган яңа романын яшерә алмый балкып йөри һ.б. Мондый хәлләр белән кемнәр генә очрашмаган икән гомер барышында?

   Бүген хыянәт һәм аннан чыгу юлларына кагылышлы тема

сорауларына җавап табарга безгә “Гаилә” хезмәте психолог-

медиаторы Гөлшат Якупова ярдәм итәр.

                     Минем белән андый хәл булмас димәгез...

   Күпчелек яңа кабынган роман – “мәхәббәт өчпочмагы” булып

чыга һәм ул башкаларга билгеле булмый калмый. Моның

сәбәпләре күп һәм төрле булырга мөмкин, ә аннан чыгу нибары

дүртәү генә, ди психологлар. Язмыш сынауларын үтеп, аннан

ничек җиңүче булып чыгарга дигән сорауга да җавап бирә алар.

Бик-бик бик начар нәрсә дисәк тә, кешеләр арасында да,

хайваннарда да хыянәт һәм мәхәббәт өчпочмаклары борынгы

заманнардан ук очрап тора. Мәсәлән, безнең тарих китапларында

киң бәян ителгән троян сугышының нигезендә Спартан

патшасының хатыны Елена белән Троян принцының мәхәббәте

сурәтләнгән. Әнә шул Еленаның качып китүе аркасында... тулы бер

шәһәр җимерелә дә бит инде.

   Юлий Цезарь, Клеопатра, никахсыз туган сабый – шулай ук

классик мәхәббәт өчпочмагы булып тора. Бүгенге билгеле кешеләр

арасында да мисаллар буа буарлык: принцесса Диана , Анджелина

Джоли, хәтта Билл Клинтонны да урап үтмәде мәхәббәт

маҗаралары.

   Хайваннар дөньясында да бу очрап тора. Мәсәлән, гелад-

маймыллар икенче яртыларына хыянат итеп кенә калмый,

җитмәсә, үзләренең бу кырын адымнарын яшерү өчен төрле

ритуаллар да ясый икән әле.

   Шулай итеп, хыянәтләр безне һәр яклап әйләндереп алган.

Психологлар аларны 4 төргә бүлә:

  1. Ир – хатын – ирекле сөяркә.
  2. Ир – хатын – ирле хатын-сөяркә – аның ире.
  3. Ир – хатын – хатынсыз сөяркә.
  4. Ир – хатын – хатынлы сөяркә – аның хатыны.

   “Мәхәббәт өчпочмагы яки дүртпочмагы бер кемне дә көчлерәк

итми һәм аңа кагылышы булган һәркемгә дә бик авырга туры

килә”,- ди белгечләр.

                                     Аннан ничек чыгарга?

Чынлыкта, чыгу юлы да дүртәү икән:

*Барсы да барсы белән дә кала. Бу хәл сирәк очрый, ләкин

кайвакыт яклар шулай яшәргә килешәләр...

*Хыянат итүче сөяркәсе белән кала.

* Хыянатчы хатыны (ире) белән кала.

* Хыянатчы барсыннан да китә.

   Әйтәләр бит: әгәр башка

берәүне яраткансың икән, беренчеңнән кит, син аны барыбер

элекке кебек ярата алмаячаксың, дип. Икенчесеннән дә кит,

чөнки син аңа бервакытта да ышана алмаячаксың дип тә өстиләр.

Чөнки ул да бит икенче яртысына синең белән хыянәт иткән.

Димәк, мәхәббәт өчпочмагыннан чыгу өчен кеше ниндидер

юлны сайларга тиеш.

   Психологлар хыянәт кичергән кешегә мондый киңәшләрен бирә:

иң тәүге чиратта үзегезне яратыгыз һәм хөрмәт итегез. Әйе-әйе,

балалар, әти-әниләр, кайнана, дуслар нәрсә әйтер, фатир белән

нәрсә булыр дип уйламагыз, ә үзегез турында уйлагыз!

   Кризислы хәлләрдә калу һәрвакыт адәм баласын

стимуллаштыра һәм үзе турында уйларга мәҗбүр итә. Үзегезгә

шушы сорауларны бирегез:

 Сезнең өчен нәрсә яхшырак?

 Әрнүдән, көнләшүдән, бушлыктан тыш ниләр тоясыз?

 Бу мөнәсәбәтләрдә сезнең өчен нәрсә кыйммәт иде? Ә бу

кешедә?

Авыр стресстан соң көчен өчен югалтмау өчен кеше үзенең хис-

тойгыларын, үз теләкләрен аңларга, үзен өйрәнергә тиеш. Һәм

мондый ачыклаулар көч табарга ярдәм итми калмас.

Бер фикергә килү өчен түбәндәге сорауларга җавап бирегез һәм

5 елдан соң тормышыгызда булырга мөмкин үзгәрешләрне күз

алдына китереп карагыз.

 Сез хыянәтче белән бергә калдыгызмы?

 Сез аның белән үзегезне ничек хис итәсез?

 Нәрсә телисез?

 5 елдан соң бар үпкәләрегезне оныта алырсызмы?

 Бу кеше сезгә кирәк булырмы? Аннан ни файда яки зыян

көтәргә була?

   Бу сорауларны үз-үзеңә тормыштагы кыйммәтләрне аңлау

өчен бирергә кирәк. Хыянәт иткән кеше белән мөнәсәбәтләрне

саклау сезнең өчен мөһимме, әллә түгелме? Алар сезгә нәрсә

бирде: тормыш көтү, балалар һәмҗенси якынлык кынамы,

әллә... Аның белән калырга тырышырга сезне нәрсә мәҗбүр

итә? Куркумы?

   Күпләр әйтүенчә, аларны киләчәктә барсын да өр-яңадан яңа

партнер белән башлавы куркыта, шулай ук “бергә яшәгән

елларыбыз җәл” диючеләр дә бар. Ләкин бит бу һич тә ирнең

һәм аның белән мөнәсәбәтләрнең кыйммәте түгел.

Без киләчәктә үз-үзебезне шәхес буларак саклап калуны тик

хис-тойгыларыбызны һәм кыйммәтләрне билгеләп кенә дөрес

карар кабул итә алабыз. Әгәр хыянәтчедән китәргә икән, башка

сүз куертып торасы да юк: сез бу фикергә бик нык уйлап

килгәнсездер. Ә бит күпләр аерылышырга куркып, бар гомерен

заяга үткәрә, шуның белән үзләрен дә, балаларын да бәхетсез

итә. Чөнки ярату, татулык, бер-береңә хөрмәт булмаган

гаиләнең кыйммәте юк дәрәҗәсендә...

   Шунысын да онытырга ярамый, әгәр дә хыянәтчене гафу

итеп, аның белән бергә калырга уйладыгыз икән, сезгә

мөнәсәбәтләрне барыбер дә өр-яңадан корырга кирәк булачак.

Бар үпкә-рәнҗүләрне онытып... Бу һич тә башка партнер белән

тормыш башлаудан җиңелрәк булмаска мөмкин. Кайчан

катлаулырак та булырга мөмкин хәтта. Чөнки иске

мөнәсәбәтләрегездә “мәхәббәт өчпочмагы барлыкка килгән

булган, хәзер сез ансыз гомер итәргә өйрәнергә тиеш

булачаксыз.

Фото: psy.systems/post/

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: