Барлык яңалыклар
Сер
24 сентябрь 2021, 20:27

Халык исәбен алу җитди чара

Русиядә беренче халык исәбен алу революциягә кадәр үк үткәрелгән һәм даимигә әйләнгән.  

Халык исәбен алу җитди чара
Халык исәбен алу җитди чара

Соңгы тапкыр Бөтенрусия халык исәбен алу 2010 елда үткәрелде. Чираттагысы 2020 елда уздырылырга тиеш иде. Пандемиягә бәйле, Русия Хөкүмәте карары белән киң колачлы чара башта агымдагы елның апрель аена, аннары октябрь аена күчерелде. Билегле булуынча быел өч төрле алым кулланылачак, болар – интернет – җанисәп, йорт, фатирларга барып һәм станционар участокларда. Белгечләр әйтүенчә, халык исәбен алуда санлы технологияләр куллану зур гына финанс чыгымнарын кимсетү белән беррәттән, дөрес һәм төгәл мәгълүмат тупларга да булышлык итәчәк. Әлеге зур чараның төп яңалыгы булып “Дәүләт хезмәтләре” (Госуслуги) порталында электрон исәп алу кәгазен мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге. Җавапларны күпфункцияле үзәкләрдә дә тутырып җибәрергә була. Исәп алучылар йортлар буенча да, станционар участокларда да эшләячәк. Иң мөһиме: исәп алу кешенең төп яшәү урыны буенча үткәрелә, аның кайда теркәлүе әһәмиятле түгел. Халык исәбен  алуда катнашу ирекле. Әгәр кешенең үзе турында мәгълүмат белән бүлешәсе килми икән, ул баш тарта ала. Бу очракта аның турында мәгълүмат административ чыганаклардан – ЗАГС, Эчке эшләр министрлыгының Миграция мәсьәләләре буенча идарәсеннән алыначак.

Исәп алу ни өчен кирәк?

Халык исәбен алуның максаты – Русия төбәкләрендә демографик, социаль, икътисади хәл турында Хөкүмәткә статистик мәгълүмат җыярга ярдәм итү.  “Росстат” җыелган мәгълүматларны өйрәнү һәм берничә юнәлеш буенча статистик отчет әзерли: болар – Русия халкының саны һәм яшәгән урыннары; шәһәр һәм авыл кешеләренең саны; халыкның яшь-женес составы; милли состав һәм телләр белүе; туым күрсәткече; законлы никахта булу-булмау; керем чыганаклары.

Исәп алганда ничә һәм нинди сорауар бирелә?

Быел Бөтенрусия халык исәбен алу өчен бланк билгеләнгән. Бу бланклар   эксклюзив билгеләре булан махсус кәгазьдә эшләнгән. Шуңа аларны алмаштыру мөмкин түгел.
Халык исәбен алу  сораулары алдан төзелеп әлеге бланкларда урын алган. Нигездә, алар кешенең яшенә, никахта  торуына, гаиләдәге балалар санына кагыла, шулай ук белем, милләт, нинди телләрдә сөйләшү турында мәгълүмат бирелә, торак шартлары, аның төзеклеге һәм уңайлыклары күрсәтелә. Гомүмән алганда 33 сорауга җавап бирергә туры киләчәк.

Бу салым полициясе өчен эшләнмиме?

Чынлап та күпләр исәп алудан соң салым инспекторы килер һәм өстәмә салым түләүне таләп итәр дип курка. Бу һич алай түгел. Беренчедән, барлык мәгълүматлар конфиденциаль һәм  читкә чыгарылмый. Икенчедән, бланкларда башкачарак сораулар урын алган: сезнең  белемегез һәм гаилә хәлегез нинди, нәрсәгә яшисез, йортыгыз ничәнче елда салынган, ничә бүлмәле һәм башкалар. Ә сезнең мөлкәтегез зурмы, күпме хезмәт хакы аласыз һәм күпме акча эшлисез, бу фатир як йорт кемнеке кебек сораулар юк, шуңа күрә куркырыга да, борчылырга да кирәкми. Өченчедән, барлык мәгълүматлар сезнең сүзләрегездән языла, бернинди рәсми яки раслаучы документлар күрсәтерә кирәкми.
Дәваханәдә булсаң ничек катнашырга?
Халык исәбен алу вакытында кеше дәваханәдә булса кешеләр исәп алу кәгазен Дәүләт хезмәте тармагында тутыра ала. Яисә аның турында мәгълүматны якын туганы бирергә мөмкин.

Барлык гаилә әгъзалары да шәхсән җавап бирергә тиешлеме?

-Юк барлык гаилә әгъзалары да исәп алучының сорауларына аерым җавап бирү таләп түгел, бер кеше башка гаилә әгъзалары өчен дә җавап бирә ала, әмма ул җавапларны төгәл белергә тиеш.

Хемәт урыннарында исәп алу үткәреләме?

Барысы да җитәкчедән тора, оешма җитәкчесе “Росстат”ның төбәк филиалына мөрәҗәгать итеп, прдеприятиегә исәп алучылар килүен сорый ала. Вакыты алдан килешенә.

Мошенниклар йөремәсме?

Соңгы елларда төрлде мошенникларның артуы кайберәүләрдә шик тудыра. Әлбәттә санлы технологияләр куллануга бәйле, быел кампаниядә исәпчеләр башка елларга караганда 1,5 тапкыр кимрәк җәлеп ителәчәк. Аларның гомүм  саны 10 мең тирәсе булачак. Шулай ук, исәп алуда ирекмәннәр дә катнашчак. Алар аңлату эшләрен оештырачак һәм Интернетны белмәүчеләргә ярдәм итү белән шөгыльләнәчәк.

Иң мөһиме, исәп алучы йорт яки фатир хуҗасына паспортын һәм шәхси танкылыгын күрсәтергә тиеш. Социаль авыр һәм имин булмаган гаиләләргә алар участок полицейские белән барачак.

Милләтне исемлектә булганнан гына күрсәтергә мөмкин.

Һәркем үз милләтен үз теләгеннән чыгып сайларга хаклы. Исәп алучыларга төрле артык сораулар бирү яки җавапларны шик астына кую тыела.

Бала шәһәрдә укыса аны исәп алу кәгазенә кертергәме?

Вакытлыча башка шәһәрдә яшәүче укучы баланы ата-анасына исәп алу кәгазенә кертергә киркәми. Чөнки югары һәм урта һөнәри  белем бирү йортларында укучылар исәп алуны уку йорты урнашкан шәһәрдә үтә.

Мөһим компаниядә барыбыз да катнашыйк!

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: