Барлык яңалыклар
Сер
19 сентябрь 2021, 11:12

Русиялеләрне салкын кыш турында кисәтәләр

Климатолог кинәт үзгәрүчән һава торышына әзерләнергә өндәде.

Русиялеләрне салкын кыш турында кисәтәләр
Русиялеләрне салкын кыш турында кисәтәләр

Быел Русиядә кыш салкын булачак, дип кисәтте Федераль дәүләт бюджет институтының метеорология һәм климат бүлеге начальнигы Николай Терешонок,

- Без кыш салкын булачак дип фаразлыйбыз. Быел антициклоннар Русия территориясендә тоткарланучан һәм хәзерге суыту Арктика антициклоны йогынтысы белән бәйле. Антициклоник һава торышы вакытында каты салкыннар өстенлек итү ихтималы бар. Европада да шундый ук хәл күзәтеләчәк. Минем уйлавымча, ул Ла - Манш каналыннан Уралга кадәр булачак, - дип белдерде климотолог.

Чыганак:pg11.ru

Фото:https:pixabay.com/ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: