Барлык яңалыклар
Сер
17 сентябрь 2021, 16:09

Сайлаулар – аралашу мөмкинлеге дә

Башкортстанда Русиянең Дәүләт думасына сайлауларда тавыш бирүләрдә 240 меңләп сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән кеше катнаша.

Сайлаулар – аралашу мөмкинлеге дә
Сайлаулар – аралашу мөмкинлеге дә

Башкортстанда Русиянең Дәүләт думасына сайлауларда тавыш бирүләрдә 240 меңләп сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән кеше катнаша.

    Шуларның 8 меңнән артыгы күрү буенча инвалид. Аларның барсы да өйләрендә дә сайлый ала, шулай ук 7 махсуслаштырылган сайлау участокларына да бара алалар. Андый участоклар Уфа медицина колледжы (Рихард Зорге урамы), шулай ук Кустарная урамында урнашкан Инвалидларның иҗат йортында, Бәләбәйдә (3 участок) һәм Белорет һәм Стәрлетамакта (берәр участок) урнашкан.

   БР Үзәк сайлау комиссиясенең җәмәгать бәйләнешләре һәм мәгълүмат бүлеге мөдире Елена Лысова әйтүенчә, бу участоклар саулыгы буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр күп яшәгән урыннарда оештырылган һәм пандуслар, башка мөһим ярдәмчел корылмалар белән җиһазландырылган.

   -Безгә шунысы билгеле, күп кенә саулыгы буенча мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен сайлаулар – бәйрәм, кеше арасына чыгу, аралашу мөмкинлеге. Һәм без аларның бу омтылышына ярдәм итәргә тырышабыз,- диде Елена Лысова үзенең “Сайлаулар – 2021” Җәмәгать матбугат-үзәгендә ясаган чыгышында.

   Әйткәндәй, күзләре начар күргән кешеләр өчен сайлаулар вакытында махсус  трафаретлар һәм лупалар тәкъдим ителәчәк.

Фото: Башинформ.

Гөлара Арсланова.

   

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: