Сайлау
23 Сентября , 11:00

Башкортстанда Бердәм тавыш бирү көненә якынча йомгак ясадылар

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә Бердәм тавыш бирү көненең башлангыч нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Бу хакта төбәк Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Азат Галимханов тулырак бәян итте. 

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанда Бердәм тавыш бирү көненә якынча йомгак ясадыларБашкортстанда Бердәм тавыш бирү көненә якынча йомгак ясадылар
Башкортстанда Бердәм тавыш бирү көненә якынча йомгак ясадылар

Рәис хәбәр итүенчә, 18-20 сентябрьдә республикада Русия Дәүләт думасына, Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайга, Уфа шәһәр Советына, шулай ук урындагы үзидарә органнарына депутатлар сайлаулары узды. Сайлауда катнашучылар саны 78,84 процент тәшкил иткән.

“Бердәм Русия” федераль парламентка сайлауларда бюллетеньнәр эшкәртү нәтиҗәләре буенча – 60,72 процент, Русия Федерациясе Коммунистлар партиясе – 10,93 процент, Русия либераль-демократик партиясе – 8,42 процент, "Гадел Русия" һәм "Яңа кешеләр" 8,11 процент алды.

Бер мандатлы округлар буенча иң күп тавышны Зариф Байгускаров, Денис Чернавин, Гөлнур Кулсарина, Юлай Кыдрасов, Эльвира Аеткулова һәм Алексей Журавлев җыйдылар.

28нче сайлау округы буенча җиденче чакырылыш Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайга өстәмә сайлауларда республика парламенты депутаты итеп Андрей Назаров сайланды.

Уфа шәһәр округы Советына 36 депутат сайланды. Бердәм сайлау округы буенча «Бердәм Русия» 13 мандат алды, ЛДПР – өч мандат, КПРФ – ике мандат. “Бердәм Русия”дән бер мандатлы округлар буенча 15 депутат һәм "Яңа кешеләр", "Гадел Русия" һәм "Пенсионерлар партиясе" партияләреннән берәр депутат сайланды.

Моннан тыш, урындагы үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын төп һәм өстәмә сайлаулар узды. 82 мандат алмаштырылган.

***

Башкортстан Башлыгы Радий Фәрит улы билгеләп үтүенчә, сайлаулар югары оештыру дәрәҗәсендә узды.

– Тавыш бирүне оештыруда катнашкан, бу көннәрдә җәмәгать тәртибен тәэмин иткән хокук саклау органнарына, волонтерларга, киңкүләм мәгълүмат чараларына рәхмәт, - диде Радий Хәбиров. - Сайлауларның яхшы, тыныч шартларда узуы мөһим. Партияләрнең төбәк бүлекчәләре җитәкчеләренә лаеклы сайлау кампаниясе өчен аерым рәхмәт сүзләре. Күрәсең, килүнең югары саннары-безнең җәмгыятьнең тышкы тректа барганнарга җавабы. Барлык сайлаучыларга активлыклары өчен рәхмәт белдерәсем килә. Һәм әлбәттә, ышаныч өчен.

***

Төбәк Башлыгы Башкортстаннан сигезенче чакырылыш Русия Дәүләт думасы депутатларына нәтиҗәле эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм дәүләт бүләкләре тапшырды. Римма Үтәшева - «Хезмәт батырлыгы өчен» медаленә, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Иван Сухарев Салават Юлаев орденына лаек булдылар.

Фото: БР Башлыгының рәсми порталы. 

Башкортстанда Бердәм тавыш бирү көненә якынча йомгак ясадылар
Башкортстанда Бердәм тавыш бирү көненә якынча йомгак ясадылар
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас