

Башкортстанның милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре быелгы сайлауларны гражданлык бурычын үтәү белән беррәттән, халыклар дуслыгының чын бәйрәменә әверелдерде. Алар, үзләренең сайлау участогына милли киемнәрдә бергәләп килеп, бердәм тавыш бирүнең матур үрнәген күрсәтте.
Шул хакта һәм, гомумән, быелгы сайлаулар турында республиканың Халыклар дуслыгы йорты директоры Эльмира Рәдиф кызы САМАТОВАның фикерен белештек.
– Быелгы сайлаулар катлаулы шартларда узды, чөнки, аларга әзерлектән башлап, тышкы яктан да, эчтән дә мәгълүмати һөҗүм барды. Махсус хәрби операция барганда халык болай да борчулы. Ә ялган, коткы хәбәрләр хәлне тагын да болгатып җибәрергә мөмкин. Акны карадан аеруда өлкән буын кешеләре “чыныккан” булса да, яшьләр ялган мәгълүмат коткысына тиз бирешүчән. Бу уңайдан без яшьләр белән күп эшлибез, иҗтимагый һәм ирекмәннәр оешмалары белән тыгыз бәйләнештә торабыз.
Шуны әйтер идем – яшьләрне тәрбияләүдә өлкәннәр үрнәк күрсәтергә тиеш. Хәтерлим, безнең әти-әниләр сайлауга һәрвакыт йөрде. Һәм бәләкәй чакта мине өлкәннәрнең тавыш бирү бүлмәсендә нәрсә эшләүләре бик кызыксындыра иде. Тизрәк үсеп, үземнең дә сайлауга йөрисе килә иде. Әлеге уңай үрнәк безнең канга сеңеп калган. Шуңа без дә яшьләргә үрнәк булырга тиешбез.
Бу җәһәттән быел безнең милли үзәкләр җитәкчеләре халыклар бердәмлегенең матур чагылышын күрсәтте. Активистлар, республиканың төрле районнарында яшәүгә карамастан, бергә тавыш бирергә теләк белдереп, Уфадагы 109нчы сайлау участогында теркәлделәр. Һәр милләт вәкиле үзенең милли киемендә килеп, зур компания белән тавыш бирделәр. Бу күренеш яшьләребез өчен дә матур үрнәк булды.
Без төрле. Ләкин сүз тормышыбызның иртәгәсе нинди булачагы турында барганда, без республикабыз һәм илебезнең бердәм халкына әвереләбез. Һәм бу сайлаулар шуны тагын бер тапкыр дәлилләде, – диде әңгәмәдәшем.

