Сайлау
22 Сентября , 10:32

Артур Сөләйманов: Сайлау дигән имтиханны яхшы уздык

Сәясәт белгече узган сайлауларга карата үз фикере белән уртаклашты.

Добавить в предпочтительные источники Google
https://gorobzor.ruhttps://gorobzor.ru
Фото:https://gorobzor.ru

Чираттагы сайлау кампаниясе тәмам. Ул республикада тыныч узды, диде сәясәт белгече, Уфа дәүләт нефть-техник университеты доценты, сәясәт фәннәре кандидаты Артур Рамил улы СӨЛӘЙМӘНОВ.

– Инде бүген Русиянең дә, аның төбәкләренең дә сайлаулар этабын лаеклы үтүе турында ышаныч белән әйтергә була. Бу имтиханны без барыбыз да бик яхшы тапшырдык.

2021 елдагы парламент кампаниясе белән чагыштырганда, сайлаучыларның шактый артуы игътибарны җәлеп итә. Бу берьюлы берничә факторга бәйле. Беренче фактор – республика структурасының үзенчәлеге: бездә халыкның 40 проценты авыл җирендә яши, ә авыл халкы гадәттә активрак тавыш бирә. Икенче момент – ул безнең төбәктә һәм тоташ илдә булган электораль традицияләр. Без сайлаучыларның бик тәрбияле булуын күрәбез. Бу Башкортстанда сайлау участокларында җитди хокук бозулар ачыкланмавы белән дә раслана. Өченче момент – сайлау процессында катнашучыларның, сәяси партияләрнең активлыгы. Алар ел дәвамында бик җитди әзерләнделәр.

Сайлау кампаниясенең үзенчәлекләренә килгәндә, ул максималь үтә күренмәле һәм ачык үтте дип әйтергә мөмкин. Бу Русия буенча сайлау участокларына килгән халыкара күзәтүчеләр саны белән дә раслана. Алар 133 илдән килделәр һәм Русиянең 50дән артык субъектында булдылар. Бу – безнең сайлаулар дөнья җәмәгатьчелегендә зур кызыксыну уята дигән сүз. Һәм без аны лаеклы уздык, – диде сәясәт белгече. 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас