

18-19-20 сентябрьдә тоташ ил буенча сайлаулар узды.
Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда тавыш бирүнең беренчел нәтиҗәләрен әйтте. Аның сүзләренчә, беркетмәләренең 75,31 процентын эшкәртү нәтиҗәсе күрсәтүенчә, “Бердәм Русия” – 57,48 процент, КПРФ – 14,03 процент, ЛДПР – 8,75 процент, “Яңа кешеләр” – 8,01 процент, “Гадел Русия” 5,01 процент тавыш җыя.
Тавыш бирүчеләр саны – ил буенча 56 процент чамасы.
Башкортстанда республиканың Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматы буенча, 20 сентябрьдә 18.00 сәгатькә сайлауларда 2091854 кеше катнашкан иде. Шул рәвешле, ул вакытка төбәктәге сайлаучыларның 71,52 проценты тавыш бирде дип хәбәр ителде.
Тавыш бирүнең беренчел нәтиҗәләре бүген билгеле булачак. Дәүләт Думасына сайлауларның гомум нәтиҗәсен Русия Үзәк сайлау комиссиясе 5 октябрьдән дә соңга калмыйча билгеләргә һәм 11 октябрьдән дә соңга калмыйча рәсми рәвештә бастырып чыгарырга тиеш.
Исегезгә төшерәбез: тавыш бирү көннәрендә илнең Дәүләт Думасына IX чакырылыш депутатлары сайланды. Шулай ук Башкортстанда Дәүләт Җыелышы – Корылтайга өстәмә сайлаулар, Уфа шәһәр Советы депутатларын, шулай ук кайсыбер район һәм авыл җирлекләре депутатларын төп һәм өстәмә сайлаулар узды.