Республиканың Үзәк сайлау комиссиясенең беренчел мәгълүматлары буенча, тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасында Башкортстанны бер мандатлы сайлау округлары буенча алты депутат тәкъдим итәчәк.
“Бердәм Русия” партиясеннән: Благовещенның 4нче сайлау округыннан – Юлай Кидрасов; Салаватның 7нче сайлау округыннан – Зариф Байгускаров; Белоретның 5нче сайлау округыннан – Эльвира Аеткулова; Стәрлетамакның 8нче сайлау округыннан – Гөлнур Кулсарина; Уфаның 3нче сайлау округыннан – Денис Чернавин.
“Ватан” партиясен Нефтекаманың 6нчы сайлау округыннан Алексей Журавлев тәкъдим итә.
Участок сайлау комиссияләренең барлык беркетмәләре эшкәртелгәннән соң, Үзәк сайлау комиссиясе тавыш бирүнең соңгы нәтиҗәләрен ясаячак.