Сайлау
21 Сентября , 07:35

Башкортстанда сайлаучыларның 80,43 проценты сайлауга килгән

Кайсы партия күпме тавыш җыюы да якынча билгеле.

Добавить в предпочтительные источники Google

Бүген, 21 сентябрьдә, Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясендә тавыш бирү көннәренең нәтиҗәләре буенча брифинг узды.

Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе Марина Долматова әйтүенчә, әлегә бюллетеньнәрнең 88,4 проценттан артыгын эшкәрткәннәр.

Аларның якынча нәтиҗәләре буенча, “Бердәм Русия” партиясе 64,9 процент тавыш белән алда бара. КПРФ өчен әлегә – 9,37 процент, ЛДПРга – 8,1 процент, “Гадел Русия” өчен – 7,42 процент, “Яңа кешеләр”гә 7,22 процент тавыш бирелгән.

Калган партияләр исәбендә тавышлар азрак. “Пенсионерлар партиясе” – 0,86 процент, “Яшелләр” Русия экология партиясе – 0,63 процент, “Ватан” – 0,62 процент, “Русия коммунистлары”, – 0,59 процент, “Туры демократия партиясе” 0,49 процент тавыш җыюга ирешкән.

Янә дә, якынча саннар буенча, Башкортстанда сайлаучыларның 80,43 проценты тавыш биргән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас